Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләт атамасы сыйфат була аламы?


Тыелган митингта катнашучы берәү бина диварына "Урыс урманы" дип яза
Тыелган митингта катнашучы берәү бина диварына "Урыс урманы" дип яза

Татарны йөздән артык төркемнәргә бүлгәндә, нигә урысны бүлеп булмый? Баксаң, урыс сүзе исем генә түгел, төрле төшенчәләрне тулыландырып килгән сыйфат икән.

Әйтик, Дон яки Кубань казакларын да урыстан аерып буламы? Алар башка милләтме? Юк, алар да урыс (русский) ич хәзер. Нәселләре белән кыпчаклардан булсалар да.

Атамалары да сыйфатны белдереп, нинди соравына җавап бирә бит. Нинди – урыс (русский). Ә сыйфатны ничек бүләсең инде аны? Ул бит кем яки нәрсә дигән сорауга түгел – нинди (какой) дигән сорауга җавап бирә. Сыйфат белән эш итү дә җиңел, аны теләсә нәрсәгә ябыштырып та була, шул исәптән башка милләткә дә...

Урыс милләте кешеләреннән сүз ара сүз чыгып, “нигә сезнең халык исем белән түгел - сыйфат белән генә атала, “русский” сыйфатлы нинди халык соң сез?” дип сораган очраклар да булгалады.

“Русский народ!” диләр. Горурланып! Нигә соң “чуаш, мари, мукшы кебек исем табылмаган шундый күпсанлы халыкка?” дигән сорауга җавап бирүче очраган юк әлегә. Шулай ук “русский” дигән сүзнең килеп чыгышы - этимологиясе турындагы сорау да җавапсыз кала. Хәер, аңлатырга тырышып караучылар да очрый.

Менә бер аңлатма. Балтыйк диңгезенең көнчыгыш ярларына - урыс яшәгән җирләргә Скандинавия якларыннан варяглар талап йөрүче пиратлар сыйфатында киләләр. Хәтта Кияүкала дип аталган Киев шәһәре аша Константинопольгә кадәр дә барып җитәләр болар. Алар үзләрен "россы" дип атаганнар. Аларга ияреп, талауда катнашкан җирле халык, урыс тарихчылары фикеренчә, "венеды" дип аталган. Ләкин алар үзләрен тора-бара "русский" дип атый башлаган. Ә бу бит “пиратлар командасы әгъзасы” дигәнне аңлатадыр, җәмәгать.

Тарихка күз салсаң, бу яшәү рәвеше урыс холкында тирән тамырлар җәйгән булып чыга. Карамзинның “История государства российского” дигән китаплар тупланмасы белән беркадәр таныш кеше белә булыр: урта гасырларда бу ил тарихы тулаем урыс кнәзләренең үзара талау чараларыннан гына торган.

“Русский” дигән сыйфатның мәгънәсен югалтып, исемгә әйләнүе бүгенге сөйләмдә ачык күренә. Чынлап та, "урысрак" (русскее) яки "иң урыс" (самый русский) дип булмый ич. Шуңа да карамастан, "русский" сүзе, теләсә нинди әйбернең уңай сыйфатын күрсәтүче буларак, ифрат та киң кулланыла.

1969 елда Кытай белән чикне аеручы Уссури елгасындагы Даманский дип аталган кечкенә бер утраучык аркасында бәрелеш булып алган иде. Шул вакытта Кытай җитәкчеләренең берсе “Бөтен Приморье төбәге – Русия империясе тарафыннан яулап алынган Кытай җирләре,” дип ычкындырды. Имеш, Приморье төбәгендә атамалар – топонимнар да кытайча яңгырый.

Мәскәү бу сүзне Кытай авызыннан икенче көнне үк бәреп төшерде: барча атамаларны да урысчага әйлендерде дә куйды. Сучан, Манзовка, Иман шәһәрләрендә йокыга киткәннәр Партизански, Дальнегорски, Дальнереченски шәһәрләрендә уяндылар. Кичтән үз кармакларын Суйфун, Пачихеза елгаларында салганнар – иртән Раздольная, Илистая елгаларыннан чыгардылар. Бәлки шуның аркасындадыр, 1970 елда булган бер вакыйга истә калган.

Урыс шәһәре Владивостокның Русская урамында урнашкан “Русское кино” дигән кинотеатрда урыс киносы караган урыс егетләре төркемендә урысча ял итү теләге дә туды. Шөкер, янәшәдә “Русские блины” ашханәсе бар. Анда урыс коймаклары белән генә түгел – урыс чәк-чәге, урыс казылыгы, урыс крабы, урыс кальмарлары, урысча киселгән урыс китының урыс ите белән сыйландылар. Әлбәттә, урыс аракысы белән сыйланмасалар, урысча булмас иде. Ярыйсы гына урысча кызган егетләрне “Урыс күге”, “Урыс кыры”, “Урыс урманы”, “Урыс тройкасы”, “Урыс җаны“, “Урыс чибәре” кебек урыс җырлары ярыйсы гына урысча дәртләндерде бугай – артык урысча кычкырып җырлый башладылар.

“Урыс беленнәре” кафесы хуҗабикәсе - урыс кызы егетләргә урысча кычкырып җырлау урыс урманында кулайрак булыр иде дип, урысча киңәш бирде. Бер-икесе урысча тозлырак сүзләр белән аны акылга утыртмакчы иде дә, урыс милиционеры килеп, аларга урыс урманына барып урысча җырларга тәкъдим итте. Урысча киң күңелле урыс егетләре, урысча саф урыс һавасын киң урыс күкрәкләре белән сулап, урысча урыс урманына таба атладылар. Ләкин анда урыс каены гына түгел – милләтсез имән, юкә, чаганнар да булуы аларның кәефен төшерде. Кызганыч, урыс егетләре кулында урыс балтасы юк иде. Урыс җирендә үскән грек чикләвекләренә кирәкләрен бирергә иде дә бит – булмады.

Ачулары килгән егетләр Русский утравына юл алдылар. Артабан алар киң күңелләреннән Япон диңгезенең урысныкы булмавына 3–4 этажлы сүзләр белән үз мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Ә урыс ераклыгында, нигәдер, урысча яңгырамаган исем йөртүче чын урыс утраулары тезмәсе: Шикотан, Уруп, Итуруп, Кунашир…

Урыс чаялыгы урыс егетләрен урысча аталмаган утрауларны урыс исемнәре белән бүләкләү максаты белән еракка чакырды.


Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра
XS
SM
MD
LG