Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаиләдә чын татар тәрбиясе кирәк


Илдүс Хуҗин
Илдүс Хуҗин

Безнең егетләребез hәм кызларыбызның 50%-тан артыгы катнаш никахта икән, моны коточкыч дип санамый ничек итәсең? Аларның балалары күбесе урыс булачак бит, ә оныклары инде 100%-ы белән. Каләм тотып исәпләп карагыз, ике буын үтүгә җирдә ничә татар калыр икән. Шуңа күрә мондый очракта дәшми калу мөмкин түгел.




Парлы тормышның бәхетендә мәхәббәт беренче елларда гына зур урын тота. Ләкин хисләр, кызганычка каршы, күп вакытта җуела hәм мәхәббәткә корылган тормыш җимерелә, яңа мәхәббәт кирәк була. Бу фикерне безгә урыс артистлары тормышы үрнәгендә гел күрсәтеп торалар. Нәрсә беректерә соң гаиләне? Намус, гаделлек, кешелеклелек, бер-береңне ихтирам итү, балаларың өчен яшәү, hәм иң мөhиме – Алла каршында бурычыңны үтәү. Халкың, милләтең алдыңдагы бурычың да буш сүз генә булырга тиеш түгел.

Шунысы да бар: татар халкында егет белән кызның ата-анасы кодаларын туганга тиң итеп, мәҗлесләр корып, җырларыбызны җырлап, чын күңелдән бөтен серләрен ачып салып, дистәләрчә еллар буе шау-гөр килеп яшиләр. Монысы да бәхет түгелмени? Ә кодалар урыс белән татар булса, бу мөмкинме соң? Әлбәттә, түгел. Чөнки урыс белән татарның менталитеты башка.

Инде әби белән бабайның картлык заманын күз алдына китерик. Татар әбигә урыска әйләнгән оныгы нинди мөнәсәбәттә булыр? “Не нужна мне эта татарка”, дип әйтмәсме? Онык белән әби-бабай арасындагы рухи якынлык, тәрбия итү hәм тәрбияләнү, олыларны ихтирам итү, аннан соң үз оныкларыңа да шушы ук гамәлләрне мирас итеп калдыру - шушы бит инде милләтебез яшәешенең зур бер тармагы. Тукаебызны искә төшерик:

...Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән...


Бу сүзләргә хәтта өстәр нәрсә дә юк.

Ә егет белән кыз мәхәббәт көймәсенә утырып бергә йөзә, тора башлагач, көймәнең йә комга терәлүе, йә су астындагы кыяларга бәрелүе бик ихтимал. Нәрсә турында сүз бара? Ир белән хатын арасындагы ике менталитет арасында көрәш башланачак, hәм аларның берсе җиңеп, икенчесе үзенең тормышка булган карашларын, холык-табигатьләрен, үз халкы мәдәниятенә, әдәбият hәм шигъриятенә булган мөнәсәбәтләрен hәм башка бик күп нәрсәләрне корбан итәргә, кызганыч hәм кимсетелгән тормышка күнәргә тиеш була.

Әлбәттә, яшьләр өчен өстә әйтеп кителгән нәрсәләр буш сүз генә, аларга мәхәббәт беренче урында, hәм без моны аңлый да алабыз. Менә шуңа күрә дә ата-ана бу нәрсәләрне әле балалары балигъ булмас борын ук уйларга тиешләр. Балаларның кече яшьтән үк миләренә сеңдерелгән булырга тиеш: кыз яки егет белән танышкач ук, әле мәхәббәт чаткылары барлыкка килмәс борын уйласыннар, бу кеше белән тиңме алар, бергә булсалар, аларны алда нәрсә көтәчәк. Мондый тәрбия бирү – ул гаиләдә чын татар тәрбиясе бирү түгелмени? Безгә, кайсы яктан карасак та әнә шул кирәк бит, туганнар!

Илдүс Хуҗин
Красноуфимски шәһәре

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG