Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Банкы Пакстанга 900 миллион доллар кредит бирә


Дөнья банкы үз тарихындагы иң зур табигый фаҗигага дучар булган Пакстанга 900 миллион доллар кредит тәэмин итәчәген белдерде. Ачлык сәбәпле кешеләргә үлем куркынычы янаган илдә, 3 миллион 500 мең балага да йогышлы чир таралуы куркынычы арта. Пакстанда якынча 20 миллион кешегә тәэсир иткән афәттән 2 меңләп кешенең үлгән булуы исәпләнә.

Дөнья Банкының бу карары БМО башлыгы Бан Ги Мунның халыкара җәмәгатьчелектән Пакстанга ашыгыч рәвештә 460 миллион доллар ярдәм күрсәтү таләбеннән соң яңгырады. Пакстанны яңадан төзекләндерү өчен биреләчәк бурычның озак мөддәтле булачагы белдерелә.

Икенчe яктан, БМО Пакстан өчен ачылган ярдәм чараларына булган яклауның бик аз булуын ачыклады. Оешма билгеләгән 460 миллион доллар ярдәм фондының хәзергәчә нибары өчтән бер өлеше генә җыелган.
XS
SM
MD
LG