Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия”не кысрыкларга теләүчеләр арта


Коммунистлар фиркасе белән беррәттән, “Гадел Русия” дә 10 октябрьдә узачак муниципаль сайлауларда “Бердәм Русиягә” көчле көндәш булырга җыена. Моңа кадәр Татарстанда бик үк танылмаган фирка җитәкчелеге депутатлыкка 200 намзәт тәкъдим итә.

“Гадел Русия”нең Татарстан бүлеге башлыгы Илдар Назыйров сүзләренчә, алар республика районнарында мөмкин кадәр күбрәк депутат булдырырга тырышачак.

“Ким дигәндә без Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре муниципаль шураларында өчәр, калган районнарда берәр депутат булдырырга ниятлибез. Безнең фиркадән Татарстанның төп өч шәһәренә 34 намзәт, калган 40 районга 166 намзәт тәкъдим итәбез”, ди Назыйров.

“Гадел Русия” хакимиятне тәнкыйтьли

“Гадел Русия”леләр соңгы елларда хакимияттә уңай якка үзгәрешләр күрми. Шуңа күрә, “Коммерсант”ка биргән әңгәмәсендә Назыйров, үзләренең сайлау кампаниясен, хакимият фиркасен тәнкыйтьләүгә корачакбыз, дигән иде. “Азатлык”ка ул тәнкыйть сүзен күпләрнең дөрес аңламавын әйтә.
Илдар Назыйров

“Без болар начар, тегеләр начар, дип кычкырып йөрергә җыенмыйбыз. Без коммунистлар кебек федераль дәрәҗәдә тәнкыйтьләп кенә калмыйбыз, проблеманы үзебезчә чишү юлларын тәкъдим итәбез. Гади тәнкыйтьләүдән исә, мәгънә юк”, ди Назыйров.

“Гадел Русия” киләчәге өметлеме?


“Гадел Русия” Татарстанда үз бүлеген 2006 елда булдырды. Әмма бу фирканең әле республика сайлауда бер генә мандат урынын да алганы юк. Узган язда, Дәүләт Шурасына сайлауда сәясәтчеләр дә, кайбер җитәкчеләр дә бу фирканең депутат урыны алуын юраса да, “Гадел Русия”леләр 4,83% кына тавыш җыя алды.

Муниципаль сайлауларда бу фиркагә уңыш елмаермы? Сәясәт белгечләре бу сорауга төрлечә җавап бирә. Казан дәүләт технология университеты белгече Сергей Сергеев, халыкка бик үк таныш булмаса да, “Гадел Русия” 7% тан артык тавыш җыеп, төбәкләрдә үз депутатларын булдырырга сәләтле, ди. Әмма халык бу фиркане билгеле бер идеяләре өчен түгел, ә яңа һәм таныш булмаганга күрә генә сайлаячак, ди Сергеев.

Коммунистлар гына Русияне гадел һәм бердәм итә ала икән


Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов исә, алдагы сайлауларда “Гадел Русия”нең җиңүе өметсез, ди.

“Русия социалистик юлга басканда гына бердәм һәм гадел була ала. “Гадел Русия”, “ЛДПР”, “СПС” фиркасе дә сайлау алдыннан гына калкып чыга. “Гадел Русия” Казанда, яисә башка шәһәрләрдә митинглар, демонстрацияләр уздырганын күргәнегез бармы? Исемлек тә төзеп була, сайлауда да катнашып була, әмма аларның халыкка күрсәтердәй эшләре юк. Дүрт ел дәверендә 3 башлыгы алмашынды. Соңгысы Илдар Назыйров, әле 4 июльдән генә фирка белән җитәкчелек итә. Русия Дәүләт Думасында аларның Яр Чаллыдан бер депутатлары бар. Татарстан өчен ул нәрсә эшләде? Шуңа күрә без барлык фиркаләрне дә таныйбыз, әмма иң көчле көндәшебез итеп “Бердәм Русия”не күрәбез. Сайлау гадел һәм чиста узса 35-40% тавыш җыя алачагыбызга ышанабыз”, ди Миргалимов.

Сайлауны чиста уздыру мөрәҗәгате күз буяумы?

Сайлауларны гадел һәм чиста уздыру тәкъдиме белән “Бердәм Русия” белән “КПРФ” фиркасе башкаларга мөрәҗәгать белән чыккан иде. “Гадел Русия” башлыгы Илдар Назыйров сүзләренчә, аңа бу мөрәҗәгать барып җитмәгән. “Әмма барып җиткән очракта да, без аны имзаламас идек, ди ул. Чөнки бу, чираттагы үз-үзеңне таныту алымы. Алдагы сайлауда федераль канунга таянып эшлиячәкбез. Ә канунга таянганда гаделсезлек тә һәм пычраклык та була алмый”, ди Назыйров.
XS
SM
MD
LG