Accessibility links

"Терек" вице-президенты "Рубин"ның остазын чын мөселман булмауда гаепли


Корбан Бердыев
Корбан Бердыев

Чечнянең "Терек" футбол такымы вице-президенты Хәйдәр Алханов "Рубин" футболчыларының остазы Корбан Бердыевны күптән түгел Грозныйда булган уен вакытындагы этеш-төртештә ямьсез сүгенүдә, шуңа күрә чын мөселман булмауда гаепли.

Грозныйда чеченнарның “Терек” футбол такымы белән Татарстанның “Рубин” такымы арасында уен этеш-төртешкә әверелде.

Терекның вице-президенты, этеш-төртештә катнашкан Хәйдәр Алханов үзенең тарткалашучы уенчылар янына чыгуы өчен Казан уенчыларының остазы Корбан Бердыевны гаепли.

Уен ахырында футболчылар бер-берләренең аякларына тибә башлады. Әлеге видеода 6 минут 15 секундта.



Алханов әйтүенчә, ул этеш-төртеш башлангач Бердыевны тынычландыру, урынына утырырга чакыру өчен уен мәйданына чыгарга мәҗбүр булган. Бердыев исә аңа ямьсез сүгенү сүзләре белән генә җавап биргән.

Хәзер Алханов Бердыевны чын мөселман булмауда гаепли. “Ул әйткәннәрне бер мөселман да әйтми. Җитмәсә Рамазан аенда”, - ди Алханов.

“Бу уенда без җиңәргә тиеш идек! Әйе уен һәркемгә ошады, ул чын көрәш иде, ул җиңү белән тәмамланырга тиеш иде. Тик ул җиңүне бездән тартып алдылар”, - дип белдерде “Терек” вице-президенты. Уен 1:1 исәбе белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG