Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:44

Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай авылы татар милләтенә асыл шәхесләр биргән. Шуларның берсе, Габделгалләм Фәезхани – икътисад өлкәсендә эшләгән галим. Тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов белән әңгәмә аның мирасы һәм шулай ук Сафаҗай авылы язмышы турында.

XIX гасыр ахыры XX гасыр башында татар цивилизациясе шулкадәр үсеп китә – тарихчылар хаклы рәвештә аны татарның алтын дәвере, татар ренессансы дип йөртәләр. Уйлап карасаң, башлар ката: башка халык басып алганга ничә гасыр, татарга тимер, таш белән эш итәргә ярамый, изелүгә аптыраган милләт аерым-аерым баш та күтәреп карый, бераз гына селкенү, кыймшану ирегенә ирешү белән, татар үзенең бәхетен үзе төзеп куя.

Татар матбугаты, татар мәхәлләләре, мәчет-мәдрәсәләре, татар мәдәнияте, әдәбияты, тарихчылары, Мәрҗаниләре, Муса Бигиевлары, Тукайлары, хәтта Ишми ишаннары белән бергә... Шушы рухи-матди байлыкка нигезләнеп дәүләт өчен көрәш, менә-менә Идел-Урал штаты...

Менә шушы мирас бүген дә әле өйрәнелеп бетмәгән. Танылган галим, татар ренессансын тирәнтен өйрәнүче профессор, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов белән әлеге авыл өчен генә түгел, бөтен татар мәдәнияте өчен теш үтмәгән кеше, Габделгалләм Фәезхани хакында сөйләштек. Сүзебез, шулай да, Сафаҗай хакында да булды.

Айдар әфәнде, сез Сафаҗай авылында беренче мәртәбәме?

Юк, монда берничә тапкыр килгәнем бар. Хөсәен Фәезханига багышланган чараларда катнаштым. “Фәезхани укулары” дип аталган фәнни конференциянең беренчесе Сафаҗайда узган иде. Быел конференция Уразавылда узды. Ул Габделгалләм Фәезханига багышланды. Габделгалләм Фәезхани – татар икътисад фәненең, икътисад теориясенең атасы.

Ә Сафаҗай сезнең өчен нәрсә ул? Сез монда берничә тапкыр да булгач, димәк сезне монда нәрсәдер китерә, дуслар-танышлар гына түгелдер?

Минем өчен татар милләте Казаннан башлана. Әмма ул Казан, Татарстан чикләрендә генә яши алмый. Безнең татар милләте ул Иделдә дә, Нократта да, Җаекта да, шулай ук Сура елгасы буенда да. Безнең ата-бабалар Болгар чорыннан башлап, хәтта Хәзәр каһанлыгы чорыннан ук, шушында Сура елгасы буенда да яшәгәннәр. Алтын Урда чорын әйтеп тә тормыйм. Сафаҗай авылы да бик борынгы авыл. Казан ханлыгы чорында аның нигезе булган инде. Монда инкыйлабка кадәр көчле мәдрәсә булган.

Сафаҗай авылы татар милләте өчен ике зур галимне бирде. Берсе татар модернизмының атасы – Хөсәен Фәезхани. Бер үк вакытта ул ислам галиме, икенче яктан чиста дөньяви галим дә булган. Касыйм һәм Кырым ханлыклары буенча бик күп чыганаклар тапкан, китаплар, беренчел чыганакларны өйрәнгән. Вельямин-Зерновның Касыйм ханлыгы турындагы капиталь хезмәте Хөсәен Фәезханов чыганакларына нигезләнеп язылган. Хөсәен Фәезханов дөньяви историография жанрында әсәрләр иҗат иткән.

Ә Габделгалләм Хөсәен Фәезханиның энекәше. Ул да XIX гасырның икенче яртысында яшәгән кеше. Ул вакытта Русиядә бөек ислахәт, бөек реформа чоры булган. Александр II заманы бу. Русиядә индустриаль дәүләт төзүнең башы булган. Габделгалләм Фәезхани шул вакытта татар телендә ничек банклар белән эш итәргә, ничек кредитларны файдаланырга кирәклеге, интенсив рәвештә ничек итеп җирләрне эшкәртергә мөмкин – шулар турында китаплар язган. Бер үк вакытта ничек вакыфлар оештырырга, мәдрәсәләргә акчаны каян җыярга, аны дәүләттән алмыйча, мөселманнар үзе тәэмин итәргә тиешлеген әйткән ул.

Без хәзер ватандашлар җәмгыяте турында, дәүләтнеке булмаган оешмалар хакында еш сөйлибез, ишетәбез. Русия президенты Медведев та сөйли бу хакта. Актив кешеләрне туплау турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та еш искә ала. Болар барысы да Габделгалләм Фәезхани теориясендә бар. Ә ул аларны XIX гасырның икенче яртысында язган. Ул язган фикерләр, ул вакытта әле русларда да булмаган.

Айдар әфәнде, Хөсәен Фәезхани турында татар җәмәгатьчелеге азмы-күпме белә. Аның Мәрҗани белән хезмәттәшлеге дә, беренче татар югары уку йорты ачарга омтылышы да билгеле. Аның менә шунда, Сафаҗайда, кабере дә тәрбияләнеп тора. Менә сез, Габделгалләм Фәезхани чоры өчен бөек галим булган, аның иҗаты 100 ел элек язылса да, бүген дә актуаль дисез. Ә Габделгалләм Фәезханиның тәрҗемәи хәле, аның иҗаты ни өчен өйрәнелмәгән?

Әлеге вакытта Казан дәүләт техник университетында эшләп килүче, Икенче дөнья сугышында катнашкан Фәйзи Газизуллин дигән галимебез бар. Менә ул Педагогика университетында эшләгәндә, 1974 елда Казан дәүләт педагогика институтының гыйльми журналында Габделгалләм Фәезханиның төп хезмәтен тәрҗемә итеп бастырды. Ләкин ул журналның тиражы өч йөз данә генә булган.

Тагын бер әйбер бар. Советлар вакытында ике дәрәҗәле җөмһүриятләр бар иде бит. Берлеккә кергән җөмһүриятләргә үзләренең Фәннәр академиясен тотарга яраган. Әлеге Фәннәр академиясендә икътисад фәне өчен дә урын булган. Бу фәнне алар махсус институтларда өйрәнгәннәр. Ә түбән дәрәҗәдә саналган автономияле җөмһүриятләрдә тел, әдәбият, тарих буенча бер мескен институт кына бар иде. Анда икътисад теориясенә урын да булмаган.

Менә бит нәрсә күзгә бәрелә: инкыйлабка кадәр үк татарларда икътисад фәне булган, әмма берлектәге җөмһүрият статусына ия Балтыйк буе халыкларында, яисә Урта Азия халыкларында булмаган. Бу исә Совет идеологиясенә туры килмәгән. Ничек инде, автоном халыкның икътисад фәне булган да, беренче дәрәҗәле җөмһүриятләрдә булмаган?!

Шул сәбәпле Фәйзи Газизовичка мөмкинлек бирмәгәннәр. Шуңа ул үзенең шәкертләрен тәрбияли алмаган. Әмма, Аллага шөкер, икеме-өчме ел элек аның зур хезмәте басылды. Ул китап Питербурда нәшер ителде. Анда аның улы Наил Газизуллин эшли. Менә аның да тырышлыгы белән дөньяга чыкты ул китап.

Шулай ук моннан дүрт ел элек Түбән Новгородтагы “Мәдинә” нәшриятында Габделгалләм Фәезханиның бер хезмәте – “Мөхәррик әл-әфкар” басылып чыкты. Татарчасы аның “Фикерләр уятучы” дип яңгырар. Әлегә китап конспект рәвешендә. Анда Габделгалләм Фәезханиның икътисад, вакыф, мөтәвәллият оештыру буенча фикерләре чагыла.

Шулай да Габделгалләм Фәезхани хакында да, аның иҗаты турында да зур бер монография кирәк. Ләкин бездә кем татар әдәби телен белә? Кызганычка әдәбиятчылар, тел галимнәре генә. Әмма икътисад белгечләре арасында инкыйлабка кадәрге татар әдәби телен белгән кешеләр юк. Гомумән, бу зур проблем. Шулай ук политология дә, социология дә шундый белгечләргә мохтаҗ. Бу сәбәптән классик әйберләр, мәсәлән, Йосыф Акчураныкы ни урысчага, ни татарчага тәрҗемә ителмәгән. Шул ук вакытта Садри Максуди әсәрләре дә тик ята. Бу Габделгалләм Фәезхани проблемы гына түгел.

Айдар әфәнде, менә сез Сергач якларында еш буласыз. Сизәсездер, монда татарларны Мәскәү магнит кебек үзенә тартып тора. Галим буларак, татарлар арасында иң яшь фән докторы буларак та ничек уйлыйсыз, мондагы татарларның киләчәге бармы? Яки Мәскәү үзенә йотып бетерерме?

Монда Мәскәү сәбәпче генә. Бу базар икътисады. Бу якларда татарның урта сыйныфы үсеш алган. Алар монда яши һәм эшли. Кызганычка, Татарстанда дәүләт белән бәйләнгән йә зур бизнес кына, йә авылларда күмәк хуҗалыклар гына эшли. Әлбәттә, бу кешегә эш бирә, әмма байлыкны берничә кеше генә җыя. Ә монда һәр кешедә эшмәкәрлек бар.

Мин бу якларга беренче тапкыр, моннан егерме ел элек, беренче курста укыганда, археографик практикага килгән идем. Мин бу якны күзәтеп барам. Монда бер парадокс бар: кеше каядыр китә, шул ук вакытта ул монда кала да. Хәзерге вакытта монда күп мөселман гаиләләре бар. Аларда бишәр-алтышар бала үсә. Ярый, яртысы Мәскәүгә китсә дә, башкалары үзенең йортында кала. Кемдер кала, кемдер китә. Дөрес, бу якларда йөз ел элек йөз меңнән артык татар яшәде. Хәзер каядыр кырык мең чамасы. Минемчә, бу интенсивлашу дигән әйбер: авылларда халык бөтенләй аз кала. Ул дөньякүләм проблем. Әмма татар хуҗалыклары алар кая да китми.

XS
SM
MD
LG