Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ефәк юл” туган-тумачалыкка илтә


Илһам Алиев кызлары: Арзу (сулда) һәм Ләйлә
Илһам Алиев кызлары: Арзу (сулда) һәм Ләйлә

Әзәрбайҗанның халыкара һава аланындагы барлык хезмәт күрсәтү тармагы хәзер Silkway Holding ширкәтенә карый. Берничә миллион долларлык һәм 3 меңнән артык хезмәткәре булган әлеге ширкәт хуҗаларының берсе булып Азәрбайҗан президенты Илһам Алиевның 21 яшьлек кызы Арзу тора.

Азәрбайҗан һава аланында шактый гына Silkway Holding (Ефәк юл холдингы) ширкәтенең реклам такталары күзгә чалына. Әлеге реклам бер карашка шактый гади генә күренсә дә, чынлыкта аның артында серле һәм дәүләт милкен үзләштерүгә караган бик буталчык мәсьәләләр ята. Чөнки Silkway Holding Азәрбайҗанның һава аланындагы барлык хезмәт күрсәтү өлкәсен үз эченә җыйган бер монополия. Такси, юлчыларны азык белән тәэмин итү, билетлар сату, кибетләр, шул исәптән 6 Duty Free, очкычларга техник хезмәт күрсәтү болар барысы да хәзер шул бер ширкәткә карый.

Бу гына түгел, Silkway Holdingның хәтта үзенең банкы да бар. Һәм аның белән ил җитәкчелегенә караган ике хатын-кыз идарә итә. Аның берсе Азәрбайҗанның “AZAL” (Азәрбайҗан һава аланы) дәүләт авиаширкәте җитәкчесе хатыны Зарифә Хамзаева, ә икенчесе Илһам Алиевның 21 яшьлек кызы Арзу.

Алиев балаларының милке 75 миллион долларга җитә

Silkway Holdingның “AZAL”га караган күп кенә ширкәтләрне йоту хәле Азәрбайҗан президентының барысын да үз кулы астына җыюын күрсәтә. Ил кануннары нигезендә дәүләт оешмаларының җитәкчелек урыннарына үз туганнарыңны кую 12 ел төрмә белән янаса да, сәяси элитага бу бөтенләй кагылмый төсле. Чөнки илнең иң бай өлкәләрендә нәкъ шуларның туганнары һәм якыннары утыра.

Илһам Алиев шулай ук барысын да гаиләсеннән ерак җибәрмәскә тырыша. Әлеге гадәт инде 30 ел дәвамында Азәрбайҗан белән җитәкчелек иткән аның әтисе Хәйдәр Алиевтан килә.

Илһам Алиевның хатыны Михрибан да парламент депутаты булып тора һәм шактый хокукка ия.

Washington Post язуынча, әле 11 яшь кенә булган Илһам Алиевның улының инде Дубай курорт зонасында 44 миллион долларга исәпләнгән тугыз вилласы бар. Кызлары Ләйлә һәм Арзуның шулай ук анда үз мөлкәтләре теркәлгән. Ә гомумән Илһам Алиевның балаларының милке 75 миллион долларга җитә.

21 яшьлек президент кызына шул кадәр акча кайдан килгән?

Алиев президент буларак елына 230 мең доллар хезмәт хакы ала. Әмма моңа кадәр ул Азәрбайҗан дәүләт нефть ширкәтендә вице-президент булып эшләгән иде һәм әлегәчә миллионнарча доллар исәпләнгән бу байлыкларга контрольне үз күзәтүендә тота.

Ил кануны шулай ук дәүләт җитәкчеләренә бизнес булдыруны тыя. Ләкин гаилә вәкилләренә бу чикләүләр кагылмый. Бары шунысы гына аңлашылып бетми: Алиевның 21 яшьлек кызы ике ел элек 14 миллион долларлык Silkway Bank хиссәләренең 35% сатып алырга кайдан акча алган. Һәм ни өчен президент бу хакта үз һәм гаилә әгъзалары керемнәре декларациясендә билгеләмәгән.

“Азатлык”ка президентның сүзчесе Азер Касыймов Арзу ханымның банк җитәкчеләренең берсе булуын яшермәде. Азәрбайҗан ватандашы буларак, балигъ яшендәге Алиеваның үз бизнесын тотарга хокукы булуын әйтте.

Дәүләт милкен хосусилаштыру


Әлбәттә Silkway Holding һәм Silkway Bankның булдырылуы “AZAL” дәүләт ширкәтен хосусилаштыру мәсьәләсен китереп чыгарды. Шул исәптән AzalBankны да. Бу Азәрбайҗан икътисад министлыгы планы кысаларында 2003 елны булдырылган.

Ләкин канун нигезендә эшләгәндә, барлык бу күчеш Дәүләт милеген хосусилаштыру комитеты аша башкарылырга тиеш иде. Ләкин комитет вәкиле Гулу Хәлилов AzalBankны хосусилаштыруын белмәвен әйтте.

“Туран” оешмасы финанс белгече Анар Ханбейли сүзләренчә, бу башта ук бик хәйләкәр адым булган.

“Тәртип нигезендә бу дәүләт милкен хосусилаштыру комитеты аша башкарылырга тиеш. Алар игъланнар бирергә, кешеләрне теркәргә, тендор уздырырга, ә аннары җиңүчене билгеләргә зарур иде. Ләкин болар моның барысын да урап узып кына дәүләт өлешен хосусилаштырган”, ди ул.

Шул ук вакытта Silkway Holding әкренләп элек “AZAL”га караган барлык ширкәтләрне, шул исәптән “АZAL Sigorta” иминият ширкәтен дә үз эченә алды.

Моннан тыш, Silkway Holding “AZAL” проектларын башкаручы бердән-бер ширкәт булып тора. Ягъни Ланкәрән, Гянҗя һәм Загатала да барлыгы 150 миллион долларга исәпләнгән һава аланнарын нәкъ алар төзиячәк.

Silkway Holding һәм дәүләтнеке саналган “AZAL” ширкәтләре арасындагы бәйләнешне белергә тырышу алай ук җиңел түгел. “AZAL” матбугат сәркатибе Silkway Holdingның шәхси оешма булуы һәм сорауларга үзләре җавап бирергә тиешлеген әйтте. Шул ук вакытта шәхси оешмада сорауларны AZALга йөклиләр.

Хабейли сүзләренчә, дәүләтнеке булган “AZAL”ны хосусилаштырганда, күп кенә оешмалар авызын ачып калган.

Мондый хәлләр булгалап тора

Хәзер Silkway Bankның өч оештыручысы бар: Илһам Алиев кызыннан тыш, хиссәләрнең бер өлеше Silkway Airlinesка, ә тагын берсе “AZAL” оешмасы җитәкчесе Җиһангир Аскеровның хатыны Зарифа Гамзаевага карый.

Президент кызы кебек үк Зарифа Гамзаеваның да банкка беренче кертемнәр өчен кайдан шул кадәр акча алганы аңлашылмый. Әлбәттә аның “Qazelli” дигән косметика ширкәте бар. Әмма белгечләр андагы керемнәр генә банкның шул кадәр хиссәләрен алырга җитмәячәген әйтә.

Әйтергә кирәк бу дәүләтен милкен хосусилаштыруның беренче очрагы түгел. Ил җитәкчелеге якыннарының дәүләтнеке саналган тармакларны үзләштерүе элек тә булгалады. Мисал өчен элегрәк транспорт министры улы Анар Мәмәдов җитәкчелек иткән ZQAN ширкәте барлык килешүләрне үз әтисе министрлыгыннан алуы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG