Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:41

Русиядә бары тик бер генә президент булырга тиеш, ә төбәк, милли республика җитәкчеләре башкача аталсын дигән тәкъдимне ясаган Рамзан Кадыйров соңгы вакытта иң популяр сәясәтчеләрнең берсе булып китте. Кадыйров “хан”, яки “имам” булырга риза, әмма ул президент булырга теләми. Ә Татарстан һәм Башкортстан бу хакта нәрсә уйлый?

Чыннан да Чечня якларында президент сүзләренә әллә ни хөрмәт юк диләр, анда президент Мәскәү тарафыннан билгеләнә торган бер чиновник санала икән. Әлеге тәкъдим белән чыккан Кадыйров бер атуда ике куян эләктермәкче, президент сүзе урынына чечен телендә, яки ислам диненә бәйле исемдәге дәрәҗә ала. Икенче яктан, Мәскәүгә шул кадәр дөрес һәм мәхәббәтле карашы өчен тагын да күбрәк акча һәм төрле ярдәм җибәрәчәкләр.

Төньяк Кавказдагы 3-4 республика җитәкчесе Кадыйров тәкъдимен дәррәү күтәреп алдылар, Русия Думасы башлыгы Борис Грызлов, “Бердәм Русия” фиркасенең башкарма комитеты рәисе Вячеслав Володин бу тәкъдимне әлеге хакимият фиркасе һәм Дәүләт Думасы хуплаячагын әйттеләр. Бөтен эш Казан белән Уфага барып терәлә икән. “Коммерсант” газетының узган шимбә санындагы мәкалә “Кремльдә Татарстан һәм Башкортстан җавабын көтәләр” дигән башисем белән чыкты.

Ике республика җитәкләүче ике Рөстәм яшь җитәкчеләр алар өчен Мәскәүдән бирелгән киңәш фәрман кебек, аяк терәп каршы торырга җыенмый алар. Шулай да, Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов вазыйфасына килгәннән соң, бу турыдагы сорауга уңай җавап бирмәде. Әле яңа гына президент булганнан соң, вазыйфасының исемен үзгәртергә теләмәвен әйтте ул. Рамзан Кадыйров тәкъдименнән соң, Хәмитовның кәефе үзгәрү, үзгәрмәве турында әйтеп булмый.

“Вечерняя Казань” газетының сишәмбе санында президентлыкны бетерү тәкъдиме турында дүрт шәхеснең фикерләре басылган иде. Социолог Владимир Беляев, эшмәкәр Равил Рахмаев, йортлар идарәчесе Ирина Волкова, “Ваш быт” ширкәте җитәкчесе Фәрит Сафин Кадыйровның башлангычын хуплыйлар, аларга президент кирәкми. Дәүләт шурасы депутаты Василий Логинов төбәк җитәкчеләре арасында президент та булырга тиеш дип саный. “Лукойл”, Русия тимер юллары һәм башка зур ширкәтләрнең җитәкчеләре дә президент дип аталганнан кемгә зыян”, дип саный Логинов.

Ә менә Татарстан җитәкчелегеннән сишәмбе кичендә сәлам сүзләре җиткерелде. Татарстан президентының мәгълүмат үзәге җитәкчесе Андрей Кузьмин “Интерфакс” хәбәрчесенә бик мөһим мәгълүмат әйтте. Милли җанлы кешеләрне рәнҗетә торган тәкъдим турында Татарстан президенты яки башка зур түрә җавап бирмәскә булган.

Президент сүзчесе Андрей Кузьмин: “Без Чечня президентының төбәк җитәкчесе исемен үзгәртү инициативасына аңлатма яки җавап бирмиячәкбез”, диде ул. Җитәкченең ничек аталуы төбәк халкының, парламентының үз эше. Андрей Кузьмин: “Татарстан Конституциясе буенча республика җитәкчесе президент дип атала”, диде. Республиканың төп канунына үзгәреш кертү омтылышы юк.

Шулай итеп, Казан Татарстан җитәкчесенең исемен үзгәртүгә каршы. “Время и деньги” газеты баш мөхәррире Юрий Алаев, Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре президентлыкны мөмкин кадәр озак саклаячак, дип язып чыкты. Бу мәсьәләне хәл итүгә вакыт 2011 елда үтәчәк Русия думасы сайлауларына кадәр бирелгән дип саный ул.

Ике Рөстәм дә менә шулай вакытны мөмкин кадәр сузып, үзләренең президентлыгын саклармы, яки күпмедер вакыттан соң алар да Чечня, Дагыстан, Кабарда Балкар кебек дотацияле республикалардан үрнәк алырмы - монсын соңрак белербез. Кайбер сәясәт белгечләре фикеренчә, үзен үзе туйдыра алмаган һәм Мәскәүдән җибәрелгән акчаларга ашап торучы төбәк башлыкларын чыннан да президент дип атау килешми. Ә Татарстан һәм Башкортстан мөстәкыйль дәүләт кебек үз үзләрен туйдыралар һәм үзәккә дә өлеш чыгаралар. Әмма бу тарих әле тәмамланмаган.

XS
SM
MD
LG