Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 07:04

Израилдә Төркиядән сыену таләп иткән фәләстинле кулга алынды


Төркиянең Тел Авивдагы илчелегенә үтеп кергән бер фәләстинле кулга алынды.

Израил Тышкы эшләр министры сүзчесе, кулга алынган кеше Нәдим Инҗазның Үрдүннең көнбатышындагы Рамалла шәһәреннән булуын белдерде.

Пычак, уенчак корал һәм бензин банкасы белән илчелеккә бәреп кергән кеше илчене кулга алырга ниятләгән. Иминлек көчләре аны бу гамәленнән туктата. Хәбәрләргә караганда, һөҗүмче илчене кулга алып Төркиядән сыену таләп итәргә җыенган булган.

Израил полициясе Надим исемле шәхеснең яңа гына төрмәдән азат ителүен белдерә.

Инҗаз сыену таләбе белән Британия илчелегенә һөҗүм иткән өчен 2006 елда төрмәгә утыртылган булган.

XS
SM
MD
LG