Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җинаятьчеләрнең кайберләре иреккә чыкты


Татарстанның югары мәхкәмәсе “Севастопольские” җинаять төркеменә хөкем карары чыгарды. Аның нигезендә моңа кадәр күп кенә җинаять эшен башкарган дип саналган Радик Дракон Юсыпов иреккә чыгарылды.

Ике ел элек Мәскәүнең танылган эшмәкәре, криминал даирәдә “Дракон”, ягъни "Аҗдаһа" исеме белән танылган Радик Юсыпов кулга алынгач, республиканың эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров аңа төрмә юраган иде.

Җәмәгатьчелек Радик Дракон белән беррәттән, “Севастопольские” төркеме башлыгы, “Рубин” футбол такымының элекке җитәкчесе Рөстәм Сайманов һәм җинаять төркеменең башка әгъзаларын да күп ел төрмә көтә дип фаразлады.

Татарстанның югары мәхкәмәсендә әлеге эш көтелмәгән борылышлар алды. 14 ел узу сәбәпле, мәхкәмә җинаять төркеме әгъзаларын бандитлыкта гаепләп булмау карарын чыгарды.

Моннан тыш мәхкәмә, гаепләнүчеләрнең үз гаебен танып тикшерү эшләренә теләктәшлек итүләрен, соңгы 14 елда хәтта бер генә административ хокук бозмавын, башка җинаять төркемнәреннән саклануларын, күбесенең гаиләсендә сабый бала булуын искә алган.

Шул нисбәттән 14 гаепләнүченең 3-се соңгы карар чыкканны көтмичә, иреккә җибәрелде.

“Севастопольские” төркеменең оешуы

Прокуратура хезмәткәрләре “Севастопольские” төркеменең 90нчы елларда 12 кешене үтерүен дәлилләгән. Тикшерү эшләре күрсәткәнчә бу төркемне 90нчы елларда Мәскәүнең “Севастаполь” кунакханәсендә яшәүче Узкий кушаматлы кеше җыйган. 1992 елда ул Казанда “Низы”, “Грязь”, “Слобода”, “Чайники” төркемнәренә каршы торыр өчен үзенең “Севастопольские” дип аталган җинаять төркемен булдырган.

1994 елда бу төркем “Жилка” җинаять төркеме башлыгы Хәйдәр Закировка каршы сугыш башлаган. Гаепләнүче Рөстәм Сайманов та, Радик Юсыпов та Узкий белән бер нияттә булган. Әлеге сугышуларда “Жилка” төркеменең берничә әгъзасы үтерелә. 1995 елда Узкий үзе дә йөрәге туктап үлә. Моннан соң төркемдә Рөстәм Сайманов башлык булып калган. Бу хәлләрдән соң “Севастопольский"лар “Жилка"ларга дуслашу тәкъдиме белән чыккан. Әмма бу килешү барып чыкмаган.

1996 елда “Жилка” башлыгы Хәйдәр Закиров Петербур шәһәрендә атып үтерелә. Хокук идарәләре “Севастопольские” төркемен 1998 елда тикшерә башлый. Аның әгъзалары исә, 2008 елда гына кулга алына.

Саймановка 6 ел төрмә, Драконга ирек


“Рубин” футбол такымы өчен күп нәрсә башкаруын исәпкә алып, мәхкәмә Саймановка 6 ел төрмә газабы бирде.

Радик Юсыпов исә, кеше үтерүдә түгел, ә үтерергә теләүдә генә гаепләнә. 1996 елда ул Акула кушаматлы Артур Якуповка һөҗүм иткән. Бу гамәле өчен мәхкәмә Юсыповка 4 ел төрмә карары чыгарды. Әмма җиначять кылуның вакыты чыгу сәбәпле, Дракон иреккә чыгарылды. Җинаять төркеменең башка әгъзалары шартлы рәвештән, 9 ел төрмә газабына кадәр җаваплыкка тартылды.

Дәүләт гаепләүчесе исә, Саймановка 13 ел, Радик Юсыповка 12 ел төркемнең калган әгъзаларына да дистә елдан артык төрмә газабы сораган булган.
XS
SM
MD
LG