Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Әфганстан президенты Карзаины кисәтте


АКШ сенаторы Джон Керри Әфганстан президентына илдә коррупция белән көрәш адымнарының бик мөһим булуын тагын бер кат искәртте. Сенатның тышкы эшләр шурасын җитәкләгән Керри моннан элек Карзаи белән ике тапкыр очрашкан булган.

Сенатор ясаган белдерүендә, "Карзаи һәм хөкүмәте бер әйберне яхшы аңларга тиеш, идарәчелектә таләпләрне үти алмаган хакимиятне мәңгегә яклый алмыйбыз" дип кисәтте.

Керринең Әфганстанга булган агымдагы сәфәре Карзаиның төп киңәшчеләренең берсе берничә көн элек кулга алынуы вакытына туры килә. Мөхәммәт Зыя Саләхини ришвәт алуда гаепләнгән иде.
XS
SM
MD
LG