Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:07

Оливер Фрикерны вагоннарны буяган өчен 1,4 мең доллар штраф түләтергә, йә өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, йә инде өчтән алып сигезгә кадәр пальма чыбыгы белән суктырырга мөмкин була. Шулай да июнь аенда булган мәхкәмә аны ике айга гына төрмәгә утырту һәм пальма чыбыгы белән өч тапкыр суктыру карарын чыгара.

Шуннан соң Швейцария ватандашы булган Оливер Фрикер эшен аппеляциягә бирә. Сингапур мәхкәмәсе Фрикерны метро вагоннарын буяу белән буяган өчен пальманың нечкә ботагы белән өч тапкыр суктыру карарын үзгәртмәскә булды. Боларга өстәп тәртип бозучы дип саналучы Швейцария кешесе җиде ай төрмәдә утырырга тиеш. Оливер Фрикерны Сингапур мәхкәмәсе беренче тапкыр июнь ахырында хөкем итте, хәзер аның аппеляция гаризасы каралды.

Июнь аенда узган мәхкәмәдә 32 яшьлек Оливер үзенең гаебен таный. 17 май көнне ул британ Александер Дэйн белән үзләре ясаган тишектән метрополитенга керүләрен әйтә. Алар анда ике вагонга буяу белән сүзләр (граффити) яза. Эшчеләр моны ике көн узгач кына күрә. Алар башта язуларны реклама дип уйлый.

Бу хәл җәмәгать тәртибен бозучыларны кырыс җәзалаган Сингапурда зур шау-шу тудыра. Вагон хуҗасы үзенә сигез мең долларлык (АКШ доллары) зыян салуын белдерә.

Әмма чираттагы мәхкәмә эше Оливерның хөкем карарын җиңеләйтәсе урынга, киресенчә, арттырды гына. Хәзер Оливер ике ай урынына җиде ай төрмәдә утырырга тиеш. Өч мәртәбә таяк белән суктыру да үз көчендә кала.

Сингапурда мондый җәза гадәти хәл. Монда хәтта чит ил ватандашларына да ташламалар юк. 1994 елда АКШ яшүсмере Майкл Фэйны пальма чыбыгы белән суктырдылар. Гәрчә, хөкем карарын җиңеләйтүне АКШның элекке президенты Билл Клинтон үзе сораган булса да.

Кылынган җинаятьнең авырлыгына карап, пальма чыбыгының калынлыгы да үзгәрә ала. Мисал өчен, наркотик сатучыларны, көчләүчеләрне иң калын пальма ботагы белән суктыралар. Пальма ботагы белән кыйнагач, яраларны эшкәртәләр, бәйлиләр, берничә атнада аларга төзәлергә вакыт бирәләр. Ә аннан тагын шул ук урыннарга ботак, йә чыбык белән сугалар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG