Accessibility links

Корылык авыл хуҗалыгына кирәк булган


Бәзәкә авылындагы Мусиннар гаиләсе
Бәзәкә авылындагы Мусиннар гаиләсе

Татарстанның Менделеевски районы “Кама” күмәк хуҗалыгы рәисе Ибраһим Галимов: “Дәүләтнең авылларга карашы шундый елда сынала”, ди.


“Кама” Менделеевски шәһәреннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Казанга барып җитәр өчен 260 чакрым юл үтәргә кирәк. “Кама”ның башлыгы хуҗалык белән 27 ел идарә итә. Төрлесен күрергә туры килгән аңа.
"Кама" хуҗалыгының җәен дә коры азык ашарга мәҗбүр булган бозаулары

“Менә минем авыл хуҗалыгында эшләвемә 30 ел, шуның 27 елын хуҗалык җитәкчесе булып эшлим. Мондый авыр җәйне күргән булмады. Әйтергә кирәк, шундый ел кирәк иде. Тормышка караш үзгәрә, дәүләтнең авыл хуҗалыгына, авыл халкына карата мөнәсәбәте ачык күренә. Гомумән әлеге сынау безгә Аллаһ тәгалә тарафыннан хезмәтебезгә карата да, халыкның тәртибенә карата да махсус җибәрелгәндер”, ди Галимов.

“Кама” биләмәләре Бәзәкә авылы тирәсендә урнашкан. Монда күмәк хуҗалык булып яшәү сакланып калган, башка районнардагы кебек инвесторлар юк, җирле фермерлар гына бар. Ләкин алары да күмәк хуҗалыкка өметләнеп аерылып чыгалар.

“Күмәк хуҗалык рәисе Ибраһим Галимов ярдәм итеп тора, малларга азык, техниха бирә”, ди Рәсим Мусин. Ул бер ел элек гаиләсенең пай җирләрен алып фермер хуҗалыгы оештырырга була һәм тәүге адымнарда ук абынырга мәҗбүр.

“Чәчүне дә әйбәт кенә башкарган идем, хәзер бөтенесе корып бетте инде, бернинди уңыш алып булмады. Ләкин башны имибез әле, беренче генә ел бит”, дип үз-үзен юата яшь фермер. Хуҗалыгында тавык-үрдәк, үгез, ат, 11 савым сыеры бар, аларны тормыш иптәше белән бергә карыйлар.

“Җәмагәтем аппарат белән сава ул сыерларны, 22 ел күмәк хуҗалыкта эшләде, хәзер өйдә эш күп, 3 бала үстерәбез. Шушы көннәрдә малайны өйләндердек, туй мәшәкатьләреннән айнып кына киләбез әле”, ди Мусин.
Мусиннар хуҗалындагы малкайлар

Кечкенә фермер гына түгел, шактый куәтле “Кама” күмәк хуҗалыгы да быел бернинди дә уңыш алмаган.

“Быел без бөртеклеләрнең берсен дә сукмадык, алар бик начар иде, барысын да ваклатып кышка азык булыр дип базга салдык. Колхозчы телендә әйткәндә, безнең 7 сенаж базы бар. Башка елларны шуларны тутырып, өстәмә чокырларга да сала идек, быел әле 3 базны гына тутыра алдык”, дип уйга калды күмәк хуҗалык рәисе.
"Кама" хуҗалыгында Мари иленнән кайткан печәнне бушаталар


“Кама” хуҗалыгына азык әзерләргә җир дә җитеп бетми икән, басу-кырлары 2500 гектар. Эре мөгезле терлекләре 1200 баш. Аларга азык табу да проблемага әйләнә.

“Бүгенгесе көндә Мари илендә бер төркем эшли. Үзебез җирләр сатып алып, печән җыябыз. Шулай ук Әгерҗе районында маллары булмаган фермерларның басуларында салам әзерлибез. Башка якларда табылса, анда да барырга әзербез. Ләкин болар барысы да алтын бәясенә төшә. Печән әзерләү генә дә безгә, машина үзебезнеке була торып, барып төяп алып кайту биш мең сумга төшә.

Монда ниндидер табыш алу турында уйлый да алмыйбыз. Бары тик мал башын саклау өчен эшлибез. Тик болай эшләүнең ахыры ничек булыр икән соң. Өстән әйтәләр анда терлек башын киметмәгез дип, ләкин халыкны да яшәтәсе бар бит. Аларга эш хакы түләргә, салымнарны, кредитларны түләргә кирәк. Ул акчаларны продукция сатмыйча каян табып була икән соң. Шуның өчен безгә дәүләттән зур ярдәм кирәк, без малларны саклыйбыз алар безне саклый”, дип кызып-кызып сөйләде Ибраһим Галимов. Ул арада эшчеләре печән белән юлдан кайтып төштеләр.

“Мари иленең “Куженер” дигән күмәк хуҗалыгыннан кайттык. Көндә барабыз, барып кайту 740 чакрымга җыела. Анда печән дә, ашлык та, салам да бар”, диде Илшат Кәшбиев. Ул “Кама” күмәк хуҗалыгында шофер да, комбайнчы да булып эшли икән. Иген булмаганга кыр корабларына эш беткән.
Авыл малайларын эшкә җиккәннәр

Менделеевскның “Мөхәммәтгалиев” исемендәге крестьян фермер хуҗалыгы да малларга азык әзерләргә чит төбәкләргә чыгарга мәҗбүр.

“Бер төркем Удмуртиядә эшли, шулай ук Пермь өлкәсеннән печән алырга килешү төзедек”, ди хуҗалык башлыгы Илшат Мөхәммәтгалиев.

“Дәүләттән ярдәм бармы соң?”дигән сорауга Илшат әфәнде мал башын саклап калырга тиешле акчаларны алып аны эшкә җигүен дә әйтте. Бер сыерга 590 сум акча биргәннәр, алдагы көннәрдә материаль ярдәмне арттырырга тиешләр икән. Ләкин бу озакка барыр микән дип шикләнә башлаганнар, шулай ук тиешле акчаларның бер җирдән икенче җиргә күчкәндә кимеп килүләрен дә әйттеләр.
"Кама" хуҗалыгы башлыгы Ибраһим әфәнденең утлы табага баскан вакытлары

Әлегә республикада мал башын саклап калу өчен тырышалар. Авыл җирендә яшәүчеләр кышны ничек чыгар, каян хезмәт хакы алыр дигән сорау ачык кала.
XS
SM
MD
LG