Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

ФИФА комиссиясе Казан мөмкинлекләрен тикшерде


"Олимп" стадионындагы тантана, Казан, 18 август 2010 ел.

"Олимп" стадионындагы тантана, Казан, 18 август 2010 ел.

2013 елгы Универсиада үткәрү хокукын отканнан соң, Казан 2018 һәм 2022 елгы дөнья футбол чемпионаты өчен көрәшеп карамакчы. Казанга килгән ФИФА вәкилләренә вәгъдәләр мулдан бирелде.

Халыкара футбол берләшмәләре федерациясенең 6 кешелек комиссиясе Петербур һәм Мәскәүдә булып кайтканнан соң, 18 август иртәсендә Казанга килеп төште.

Русия һәм Татарстан хакимиятләре ФИФА вәкилләренең сәфәренә зур әһәмият бирә. ФИФА вәкилләрен Мәскәү һәм Казанда иң югары дәрәҗәдә кабул итәләр, аларны федераль министр Виталий Мутко озатып йөри, Татарстанда да шулай булды. Президент комиссия вәкилләрен һава аланына барып каршы алды.

2018 һәм 2022 елгы дөнья футбол чемпионатын үткәрү Казан өчен бик зур казаныш булыр иде. Бу Олимпиададан да зуррак вакыйга, ди футбол җанатарлары.

Русия бу дәрәҗәле ярышны үткәрергә теләүчеләр бәйгесенә Мәскәү, Петербур, Казан һәм Сочидагы спорт корылмалары белән чыга. Бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итә торган футбол бәйрәмен үзендә кабул итү өчен тагын 11 ил көрәшә.

Шулай итеп, Русиянең дөнья беренчелеген кабул итү мөмкинлекләрен тикшерү барышында, ФИФА вәкилләре Казан белән дә таныша. Ни дисәң дә, 2013 елгы Универсиадага дистәләрчә спорт корылмасы сафка бастырылачак. Аларны алга таба башка ярышлар вакытында да кулланып булыр иде.

Әлегә Казанның хәле мактанырлык түгел. Төзүчеләр 2013 елгы Универсиадага спорт сарайларын өлгертер өчен көн-төн эшли. Иң зур корылмалар инде төзелеп беткән. Әмма дөнья футбол чемпионатын кабул итә алырлык 45 мең кеше сыйдырышлы футбол стадионының әле нигезе генә салынган.

Чили вәкиле Гаролд Майн-Николлс җитәкчелегендәге Халыкара футбол федерациясе комиссиясенә бүген Казанда булган рәсми очрашуда шушы стадионның виртуаль проектын күрсәттеләр.

ФИФА комиссиясенә стадион федерациянең бөтен шартларына туры китерерлек итеп төзеләчәк, анда күнегүләр үткәрү, уйнау һәм командалар өчен җайлы урыннар, пресса өчен махсус бүлекләр булачак диелде, дип хәбәр итте Татарстан президенты матбугат хезмәте. Бу стадионда дөнья беренчелегенең төркем эчендәге ярышларын үткәреп булыр иде, ди Русия вәкилләре.

Казансу ярында төзелеп яткан стадионда әлегә тикшерерлек әйбер булмаса да, ФИФА комиссиясенә төзелеш урынын күрсәткәннәр, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Стадионның әлегә нигезе генә бар. Төзелештә көннәрен дә, төннәрен техника эшли, КамАЗ машиналары әйбер ташый. Бу төзелешне 2012 елга гына тәмамларга җыеналар.

ФИФА вәкилләрен әлеге дә баягы транспорт мәсьәләсе кызыксындырган. Ягъни кунаклар һава аланыннан бу стадионга барып җитү, шәһәрдә йөрү мөмкинлекләре турында сораган.

Казан хакимияте вәкилләре 2013 елга яңа стадион янында метро тукталышы да булачак, дип вәгъдә биргән. (Якын арада яңа метро юлын казый башлау турында ишетелгән булмаса да.) Хәзерге вакытта бу корылмага иң якын станция 2 ярым километр ераклыкта урнашкан.

Шулай ук, Халыкара футбол федерациясе вәкилләренә Казан һава аланын да яңартабыз дип вәгъдә биргәннәр. 2011 елга беренче заманча терминалны төзеп бетерергә җыеналар. Акчалар инде бүленгән, матбугат язганча, федераль бюджеттан 237 миллион сум биреләчәк. 2013 елга, Универсиадага икенче бер терминалны сафка бастыру планлаштырыла. Аннан соң, һава аланына тимер юл җибәрәбез, дип белдерә Казан түрәләре.

Бу шартларны алар 2013 елгы Универсиада өчен дә үтәргә тиеш. Юлларны бөкеләрдән арындыру шартын Халыкара студентлар федерациясе ( FISU) да куйган иде.

"Олимп" стадионындагы тантана, Казан, 18 август 2010 ел.
Шулай ук, ФИФА комиссиясе һәм аларны озатып йөрүче Татарстан түрәләре төркеме Универсиада өчен төзелгән “Олимп” стадионында футбол кырын ачу һәм тагын ике стадионны читтән торып ачу тантанасында катнашты.

Кремльдә ФИФА вәкилләре булган очрашудан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан 2013 елга ук дөнья футбол беренчелеген үткәрергә әзер булачак, дип белдерде.

Ул, республикада Универсиадага яңа футбол кырларын ясарга, булганнарын яхшыртырга тиешбез, яңа кунакханәләр төзибез, транспорт проблемаларын хәл итәбез, диде.

ФИФА вәкилләре Казандагы бәйрәмдә чыгыш ясаса да, 2018 һәм 2022 елгы дөнья беренчелеген кайсы илдә үткәрү турындагы ахыргы карарын декабрьдә генә әйтәчәк.

XS
SM
MD
LG