Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрекләрдә Госманлы чорына хөрмәт арта


Яңа Төркия корылганнан соң Госманлы патшалыгы чоры белән горурлану төрекләр өчен дистәләрчә еллар язык бер нәрсә иде - дөньяви Төркия хәлифәтне инкяр итүгә, андагы бар тәртипне, гореф-гадәтләрне кире кагуга корылды. Хәзер исә илдә госманлы мирасы белән горурлану хисе арта бара.

Истанбулның кайчандыр солтаннар яшәгән Топкапе сарае янында бу айда 100-ләп музыкант, биюче, акробатлардан торган бер төркем госманлы чорына хас күңел ачу тамашалары куя. Топкапе музаханәләре башлыгы, күренекле тарихчы Илбер Ортайлы (Ilber Ortaylı) сүзләренә караганда, Госманлы патшалыгы төрек кешеләре өсен "иң мөһим бер үзбилге" булып тора.

Моңардан тыш, Истанбулның һава аланында госманлы шигъриятенә багышланган күргәзмә ачылды. Гасырлар буе төрле мәдәниятләрне һәм төбәкләрне берләштереп торган шушы патшалыкның данлы ашлары да торган саен популярлаша бара.
XS
SM
MD
LG