Accessibility links

БМО илләре җыенында Пакстанга ярдәм мәсьәләсе каралачак


БМО әгъзасы илләр ташкыннардан зур зыян күргән Пакстанга акча ярдәмен арттыру мәсьәләсен карау өчен бергә җыела. АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, пакстанлы хезмәттәше һәм 36 ил рәсмиe белән бүген БМО шурасы утырышында бергә очрашачак.

БМО башлыгы Пан Ги Мунның җыенда Пакстан сәфәре турында мәгълүмат бирер дип көтелә. БМО башлыгы шулай ук 20 миллионнан артык афәт корбаннарына зур күләмдә һуманитар ярдәм җибәрүне таләп итәчәк.

Узган атна БМО дөнья илләренә мөрәҗәгать итеп Пакстанга ашыгыч рәвештә 460 миллион доллар ярдәм җибәрергә сораган иде. Ләкин әлегәчә ул акчаны яртысы гына җыелды.

3 атна элек булган көчле су ташуларда кимендә 1400 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG