Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Җәйге эсселектән Татарстан күп зыян күрде. Соңгы вакытта температура бераз төшсә дә, челләнең кайтавазы һаман яңгырап тора. "Безнең гәҗит" эсселек китергән зыянга ныклап игътибар иткән.

Җәйге эсселектән Татарстан иң күп зыян күргән төбәк. Соңгы вакытта температура бераз төшсә дә, челләнең кайтавазы һаман яңгырап тора. Кызулык вакытында күпчелек кеше үзен начар хис иткән. Урман янгыннары да шактый зыян китерде.

Һаман шул эсселек галәмәтеме - кайберәүләр ярыйсы ук кызу фикерләр дә ташлый. Мисал өчен, Чечня президенты Рамзан Кадыйров “Президент” дип аталудан баш тартты. Кайбер Кавказ республикалары җитәкчеләре дә бу тәкъдимне хуплый. "Безнең гәҗит" соңгы санында шул мәсьәләләргә игътибар иткән.

Газетның беренче битендә ил-көн яңалыклары урын алган. Бу көннәрдә Татарстанда хуҗалыкларда терлек башын санарга керешкәннәр. Өйдән-өйгә йөреп, сыер, сарык, ат кебек мал-туарның исәбен алачаклар. Болай итү республикага күпме терлек азыгы таләп ителгәнен белү өчен кирәк. Бу тема газетның “Тормыш сулышы” сәхифәсендә, “Тавык паспорты” язмасында да яңгыраш тапкан.

Бәрәңгене сагыну

Корылык аркасында быел Татарстанда бәрәңге уңышы мактанырлык түгел. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов Минскига барып, беларус президенты Лукашенко белән сөйләшүләр үткәрде. Җитенкерәмәгән бәрәңге Беларустан китереләчәк – сөйләшүләрнең нәтиҗәсе шул. Хәзергә исә базарларда бәрәңге бәясе 35 сумга кадәр, ярминкә көннәрендә 20 сум.

Яшь наратлар көлгә әйләнгән


Азатлык радиосы хәбәр иткәнчә, янгын Татарстанда 163 гектар урманны юк иткән. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу әллә ни зур сан түгел. Татарстан алдан ук янгынга каршы чаралар күрде. Тик шулай да янгыннар бөтенләй юк түгел. Журналист Зөлфия Фәйзрахманованың әрнүле язмасы да шушы мәсьәләгә кагылышлы. “Кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында, көтүлек йөри торган урманда янгын чыккан. Урман белән бәйле балачак хатирәләре авыр уйлар белән алышынды”, дип яза журналист.

Юл бирегез: “03” килә!

Әлеге репортажда журналист Лилия Йосыпова “Ашыгыч ярдәм” экипажы белән йөреп, күргәннәрен укучыларга җиткерә. Эсселек күпләрнең сәламәтлеген тагын да күбрәк какшатты. Кайчак ярдәм күрсәтү өчен машиналар да җитми икән. Ярдәм чакыртучылар арасында төрлеләр бар. Намуссызлары да бик күп – кемдер температурасы бераз күтәрелүгә ашыгыч ярдәм чакырта, кемдер бу вакытта чыннан да ярдәмгә мохтаҗ, үлем белән көрәшә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә рүхи яктан да чыдам булырга кирәк дигән нәтиҗә ясый журналист.
XS
SM
MD
LG