Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Чечня президенты Кадыйровның президент исеменнән баш тартырга әзер торуы, ә Татарстанның исә бу башлангычны бөтенләй "күрмәве", Казан белән Грозныйның федерализм өлкәсендәге карашлары төрле булуын күрсәтә. Татарстан аның формал билгеләренә игътибар бирә, Чечня исә мөстәкыйллеген гамәлдә ныгыта.

Русиядәге республикаларның байтагы, бигрәк тә Төньяк кавказдагылары, Рамзан Кадыйровның президент атамасыннан баш тарту тәкъдимен хуплагач, Татарстан белән Башкортстанның да моңа ризалашуы фаразланган иде. Рөстәм Хәмитовның каршылыгы бик сизелми, Уфадан "президент дип аталу алай мөһим түгел, республика гына саклансын" дигән фикер яңгырады.

Ә менә Казандагы Рөстәмнең бу мәсьәләгә рәсми карашы һаман да юк. “Ведомости” басмасына биргән әңгәмәсендә Татарстан юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров, президент атамасын алмаштырыр өчен генә республика үз конституциясен үзгәртергә җыенмый, дип белдерде. Өстәвенә, Татарстан президентының матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин да, Татарстан хакимияте башлыгы исемен аның халкы билгели дигән сүзләр әйтте.

Павловский: “Миңнеханов белән Хәмитов акыллы кешеләр”

Академик Индус Таһиров, Советлар берлеге барлыкка килгәннән бирле милли республикаларны вакытлычага гына төзелгән берәмлек буларак кабул итеп килделәр, ди. Бүген аларны әкренләп губерналаштыру сәясәте алып барыла, дип саный ул.

Индус Таһиров
“Бу мәсьәлә президент исемен алмаштыру гына түгел. Башта исемен алмаштыралар, аннан калганын. Күптән түгел “Вести” каналында Глеб Павловскийга сорау бирделәр. Ул бу мәсьәләне хуплап “Русия бербөтен дәүләт, аның бер генә президенты булырга тиеш, ә калганнар - сепаратизм калдыклары гына” диде.

Татарстан белән Башкортстан президентлары бу караш турында ни уйлыйлар икән дигән сорау да бирделәр Мәскәү Кирмәне идеологы саналган Павловскийга. Ул, “Они люди разумные”, ягъни "Алар үз акылында бит, аңларлар" мәгънәсендә җавап кайтарды. Күрәсең, Миңтимер Шәймиев белән Мортаза Рәхимов Мәскәү өчен алай акыллы булмаганнар, шушыны аңламаганнар, президентлыктан баш тартмаганнар. Ә яңалары инде акыллы башлар буларак, Кадыйровның тәкъдименә кушылырга тиеш дип саный Павловский.

“Республика конституцияләре дә шул чор калдыклары буларак бетерелергә тиеш”, ди ул. Ләкин Русия конституциясендә аерым дәүләтчелек формасы буларак республикаларның үз конституциясе дә, канун системасы да булырга тиеш дип язылган. Әмма Павловский моны йә күрмәмешкә сабыша, йә инде сәяси максатлардан чыгып шулай әйтә”, ди Индус Таһиров.

Глеб Павловский республикаларның федераль үзәк белән төзегән килешүләрен дә үткән чор калдыклары, ди. Аның фикеренчә, бу килешүләр бетерелергә тиеш.

Миңнеханов: ике конституция өстендә биргән антымны саклыйм


Хәзер җәмәгатьчелек игътибары Татарстан һәм Башкортстан президентлары Миңнеханов һәм Хәмитовка юнәлгән. Алар бу мәсьәләгә ничек җавап бирер икән. Индус Таһиров, әлеге сорауга җавап билгеле инде, ди.
Рөстәм Миңнехановның президентлыкка ант китерүе

“Рөстәм Миңнеханов “Мин ике конституция өстендә биргән антымны саклыйм. Президентлыктан баш тартырга җыенмыйм”, дигән. Шикләнмим, Хәмитов та шулай җавап бирәчәк. Ике республика да бу вәзгыять белән килешсә, аларны бетерү сәясәте дәвам итәчәк. Президентлар губернатор гына булып кала. Русиядә бер президент һәм бер дәүләт теле булгач, татар һәм башкорт теленә дә урын калмый. Телгә һәм тарихка юл бикләнә дигән сүз. Ике Рөстәмнең дә президентлыктан баш тартмаулары бу ике республиканы гына саклап калу түгел, ә Русиянең федератив нигезләрен саклау дигән сүз”, ди Индус Таһиров.

Индус Таһиров фикерен Казандагы урыс милләтчесе, сәясәт белгече Владимир Беляев та хуплый. Аның фикеренчә, федераль канунда президент атамасын бетерү турында үзгәрешләр кертелсә дә, Татарстан җитәкчелегенең Русия премьер-министры (Путин) белән мөнәсәбәтләре үзенчәлекле, берәр уртак фикергә килерләр”, ди ул “Ведомости” басмасына.

Хәмитовка барыбер

Әмма Таһировның Башкортстан президенты да бу мәсьәләдә татарстаннарга кушылыр дигән фаразы тормышка ашмады. Андагы президент идарәсе башлыгы урынбасары Ростислав Морзагулов сүзләренчә, Рөстәм Хәмитовка аны ничек атасалар да барыбер. Янәсе, ул президент вазыйфасын бетерүгә каршы түгел. Аны бары тик Башкортстанның республика статусында калуы гына борчый икән.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов исә, “Звезда Поволжья” басмасының чираттагы санында Кадыйровның бу тәкъдиме алдан ук Мәскәү белән килешенгән эш ди. Аның фикеренчә, бу турыда Чечня президенты Дмитрий Медведев белән күптән түгел узган очрашуда сөйләшкән.

Әхмәтов: Русия президенты сайлауларына әзерлек башланды

Рәшит Әхмәтов
Әхмәтов фикеренчә, Чечня инде үзенә күрә бәйсез, анда бәйсезлекнең формал ягына түгел, ә гамәли ягына игътибар бирәләр. Әмма Кадыйровка һаман да акча җитми. “Кадыйров ил җитәкчелегеннән 120 миллиард сум сораган. Путинга исә, Олимпиада алдыннан Кавказда террорчылыкны бөтенләй бетерү мөһим. Шуңа да ул теләсә кайсы күләмдәге акчаларны бирергә әзер”, ди ул.

Моннан тыш белгеч, бу вакыйгаларның 2012 елда Русия президенты сайлавына әзерлек дип бәяләргә була, ди. Аның фикеренчә, Владимир Путин 2011 елга кадәр Дмитрий Медведевтан барлык кытыршылы эшләрне эшләтеп, сайлау алдындагы елда халыкны тынычлыкта яшәтмәкче.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG