Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Әрмәнстан белән хәрби һәм энергия килешүeнә кул куйды


20 августта Әрмәнстан белән Русия арасында яңа хәрби килешүенә кул куелды. Русия Гюмри шәһәрендәге хәрби базаның мөддәтен 2044 елга кадәр озайтты.

Русия белән Әрмәнстан арасында имзаланган яңа килешү Русиянең төбәктәге стратегик җаваплыгын арттыра. Русия белән булган килешү турында чыгыш ясаган Әрмәнстан президенты: "Русия Әрмәнстан җөмһүриятенең хәрби иминлеген һәм хәрби көчләрен заманча корал белән тәэмин итү эшен үз өстенә ала", диде.

Әрмәнстан сәфәрен дәвам иткән Русия президенты Дмитрий Медведев хәрби килешү белән игътибар үзәгенә менгән Таулы Карабах мәсьәләсе турындагы сорауларны да җаваплады. Медведев: "Төбәктәге хәрби мөмкинчелек ягыннан иң көчле ил Русиянең төп вазыйфаcы тынычлыкны тәэмин итү булачак", диде.

Хәрби килешүдән кала ике ил рәсмиләре атом энергия станциясе төзү турындагы килешүгә кул куелды. Ике илнең уртак ширкәтләре тарафыннан төзеләчәк станция 5 миллиард долларга төшәчәк, бу акчаның 20 % Русия бирә.

Русия атом энергиясе башлыгы Сергей Кириенко килешүдә техник яктан хезмәттәшлек мәсьәләсенең каралуын әйтте. Төзү эшләре 2011 елның май аенда башланыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG