Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләргә милләт кирәкме?


Казан татарлары шурасы вәкилләре Руслан Айсин, Лилия Гәрәева, Гөлназ Хөснетдинова форумга әзерләнә
Казан татарлары шурасы вәкилләре Руслан Айсин, Лилия Гәрәева, Гөлназ Хөснетдинова форумга әзерләнә

27-30 августта Казанда Бөтендөнья татар яшьләренең IV форумы узачак. Быелгы җыелышта 550 делегат катнашырга тиеш. Бу чараның мәдәни программасы һәм сәяси кыйбласы татар милләте язмышына һәм дәүләтчелегенә дә бәйле.

1990 елның 30 августында Татарстан Дәүләт Шурасы Татарстан мөстәкыйльлеге Декларациясен кабул итте. Бөтендөнья татар конгрессының соңгы өч Корылтае Республика көне алдыннан, август ахырында үткән иде. Декларация кабул иткәннән соң 20 ел үткәч, “суверенитет”, “мөстәкыйльлек”, “бәйсезлек”, “милләт” дигән сүзләр сирәк яңгырый.

Милли җәмәгатьчелекнең митинглары яки зур җыелышлары турында хәбәрләр юк диярлек. Республика президенты атамасын юкка чыгару тәкъдимен дә тыныч каршылыйлар. Бөтендөнья татар яшьләре форумында бу турыда, һичшиксез, искә алачаклар. Яшь татарларның форумы хәзерге Татарстанның һәм аның мөстәкыйльлек Декларациясенең 20 еллыгына багышлана. Форум кысаларында үткән түгәрәк өстәлләрдә Декларация һәм мөстәкыйльлек, татар дәүләтчелеге турында фикер алышачаклар.

Хәзергә республикада бу көннәрдә үтүче бер генә рәсми чарада да татар милләте һәм Декларация турында зурлап сөйләшү каралмаган. Узган 20 ел эчендә булган үзгәрешләр, яңа Татарстан төзелгәндә куелган бурычларның ничек үтәлүе, яшьләргә дә, өлкәннәргә дә кызык булыр иде. Яшьләр форумының җитәкчесе Руслан Айсин, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты эшләр идарәчесе Миләүшә Гөмәрова матбугат очрашуы үткәрделәр. Мондый форумнар ике елга бер үтә, форумның даими эшләүче оешмасы, ягъни бюросында, 40лап кеше катнаша. Татар яшьләре форумы 100дән артык оешмаларын туплап, милли эшләргә юнәлеш бирә, диделәр бу матбугат очрашуында.

Гөлназ Бәдретдинова, Тәбрис Яруллин, Дамир Шәйхетдинов "Азатлык" студиясендә
Форумда Русиянең 50 төбәгеннән 300 вәкил, ерак чит илләрдән һәм БДБ илләреннән 150, Татарстаннан 100 кеше катнашачак. Пленар утырыштан башка секцияләр, түгәрәк өстәлләр эшләячәк, аерым алганда, мәгълүмат, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре, милли үзаң тәрбияләү, яшьләр оешмаларының матди нигезләре турында җитди сүз булачак.

Делегатлар XXI гасырда татар милләтен саклап калуга багышланган дисскусиядә катнашачаклар. 2010 нче елның октябрь аенда булачак җанисәп үткәргәндә татарларның бердәмлеген саклап калу игътибар үзәгендә булачак. Татар яшьләре форумында чуваш, башкорт, яһүд, Иделбуе алманнары вәкилләре дә катнашачак.

Яшьләр форумын оештыручыларның эшлекле киңәшмәсендә “Азатлык” хәбәрчесе дә катнашып, бөтен дөньядан килгән татар егетләренә һәм кызларына тәкъдим ителәчәк экскурсияләр турында белеште. Кунаклар Тукай Кырлайга барып, андагы тарихи ядкарьләрне дә күрәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне Татар яшьләренең форумының җитәкчеләре Руслан Айсин, Гөлназ Бәдретдинова, Тәбрис Яруллин, Марсель Сабиров һәм Чаллы журналисты Дамир Шәйхетдинов “Азатлык” радиосының Казан студиясенә килеп, мөстәкыйльлек, Декларация, дәүләтчелек һәм милләт язмышы турында аналитик тапшыруда катнаштылар. Бу тапшыруның язмасы киләсе якшәмбе “Түгәрәк өстәл” шәлкемнәрендә эфирга чыгачак.
XS
SM
MD
LG