Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:58

Кәҗәне кәбестә басуына кертсәң


Русия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсенең элекке җитәкчесе Рената Скворцова белән аның урынбасары Наталья Дмитриева өстеннән мәхкәмә эшләре тәмамланды һәм аларга хөкем карарлары игълан ителде.

Әлеге эш Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә каралды. Башкортстан казначылыгы түрәләре мутлашуларда һәм бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә. Мисал өчен, казначылык җитәкчесе урынбасары Наталья Дмитриева берничә ел эчендә 400 мең сумга якын акчаны үзләштерүдә гаепләнде. Баш җитәкче Рената Скворцова белән аның берничә җинаять гамәле кылу очрагы ачыкланган иде.

Рената Скворцова исә, урынбасары мутлыкларына күз йомып кына карамаган, ә үзе дә аңа булышлык иткән. 2007 елда Рената Скворцова, үзенең урынбасары белән, Австриягә шәхси сәяхәткә бара һәм бу эш сәфәре, дигән документлар тутырып, барлык чыгымнарны бюджет исәбеннән каплата.

Бармаклары үз ягына кәкре булган түрәләр өстеннән мәхкәмә карары шундый – Наталья Дмитриева алдагы 4 ел гомерен колониядә үткәрәчәк һәм бюджетка урланган акчаны кайтарачак. Ә Рената Скворцовага 3 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Аның ике елын сынау рәвешендә үтәчәк ул. Ул да Австриягә баруда урлаган дәүләт акчаларын кире кайтарырга тиеш, дигән карар чыгарылды.

Әлеге җинаять эшен карау ике ел дәвам итте. Аның хәзер тәмамлануын һәм, ниһаять, хөкем карарлары чыгарылуын белгечләр республикага яңа президент килү белән дә бәйләп аңлата. Һәртөрле коррупция күренешләренә каршы катгый көрәш башлаячагын әйтә килде ул беренче көннән үк.

XS
SM
MD
LG