Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:16

Иран җир өсте хәдәфләренә һөҗүм итә алган ракеталарын сынады


Иран Саклану министры Әхмәт Ваһиди, Тәһран университетында ясаган чыгышында "Кыям-1" дип аталган яңа ракеталарны сынау процессының уңышлы тәмамлануын әйтте.

Ваһиди яңа буын ракеталар төркемендәге Кыям -1 дип аталган ракеталарның сыек ягулык белән эшләвен һәм кыска мөддәт эчендә аны ыргытуның мөмкин булуын әйтте.

Ракетаның кайчан һәм кайда сыналуы турында мәгълүмат бирелмәде. Иран рәсмиләре ракетаның күрсәтелгән хәдәфкә төгәл баруы һәм аның саклану калганнары тарафыннан юк ителү ихтималының бик түбән булуы белдерде.

Төрле максатларда якынара һәм еракара ракеталарга ия булган Иран "Шахаб" һәм "Сиҗҗeл" исеме еракара көчле ракеталары да бар.

XS
SM
MD
LG