Accessibility links

Шәймиев: Татарстан президент атамасын алыштыру өчен конституциясен үзгәртмәячәк


Татарстанның элекке президенты, бүгенге дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев президент исемен үзгәртү өчен республика конституциясенә төзәтмәләр кертелмәячәк дип саный.

"Әгәр кайбер республикалар президент атамаларын үзгәртергә тели икән – бу аларның эше", дип саный Шәймиев.

Аның белдерүенчә, Татарстан парламенты мондый тәкъдим белән чыкмады. Президент атамасын үзгәртү тәкъдимнәре әйтелгән очракта да Дәүләт Шурасы Татарстан конституциясен үзгәртүгә бармаячак.
XS
SM
MD
LG