Accessibility links

Кайнар хәбәр

Багдадтагы һөҗүмне әл-Каидәгә бәйле бер төркем оештырган


Гыйрак башкаласы Багдадта сишәмбе көнне булган һөҗүмдә җаваплыкны әл-Каидәгә бәйле бер террор оешмасы үз өстенә алды.

Багдадта хәрби бүлекчә буларак кулланылган элекке Саклану министрлыгы бинасы алдында булган шартлауда 59 кеше һәлак булган иде. 130дән артык кеше яраланган һөҗүмне әл-Каидәгә бәйле Гыйрак ислам дәүләте оешмасының оештыруы белдерелде.

Әлеге оешманың интернет сәхифәсендә урын алган белдерүдә "һөҗүмнең акча бәрабәренә иманнарын сатып АКШның сөнниләргә каршы алып барган сугышка катнашкан бер төркем шигыйне җәзаландыру максатында оештырылган булуын" әйтелә.

Һөҗүм хәрби хезмәткә теркәлү өчен яшь төркемнәрнең бина алдында җыелу вакытта оештырылган иде.
XS
SM
MD
LG