Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мамиргов: «Алтын мөнбәр» үтәчәк, тик Казанда түгел


Зауди Мамиргов
Зауди Мамиргов

Биш ел рәттән Казанда уздырылган һәм инде әкренләп танылып килгән бу кинофестиваль быел башка җирдә үтәчәк. Аның Мәскәүдәге мөдире Зауди Мамиргов Азатлыкка шулай дип белдерде. Фестивальгә әзерлек Казанда да дәвам итә.

"Алтын мөнбәр" кинофестивале тирәсендә чыккан гауга һич тынмый: аның Мәскәүдәге идарәсе Казан ягын мәхкәмәгә бирә, Татарстанда исә берни булмагандай әзерлекләр дәвам итә. Аның исемен генә бераз үзгәртергә җыеналар - ул VI Халыкара мөселман киносы фестивале дип аталачак.

"Алтын мөнбәр"нең Мәскәү идарәсе карашларын белү өчен Азатлык радиосы фестивалнең баш мөдире, баштан ук аның идеясе белән чыккан Зауди Мамирговка мөрәҗәгатъ итте.

Казан белән бу низаг нәрсәдән башланып китте соң?

Без ел башыннан ук элекке еллардагы кебек фестивальгә әзерләнә башладык. Ләкин көтмәгәндә интернетта фестивальнең икенче бер сәхифәсе барлыкка килүен һәм ул сәхифәне Татарстанның мәдәният министрлыгы оештырганын белдек. Алар да безнең кебек фестивальнең програмын игълан итеп, гаризалар җыярга тотынганнар. Ләкин безгә – фестивальне рәсми теркәп, беренче оештыручыларга да, фестивальнең президенты булган мөфти Равил Гайнетдингә дә бу турыда бер сүз дә әйтелмәде.

Бу хәбәрне ишеткәч нинди карарга килдегез?

Без, әлбәттә, ризасызлык белдердек. Безгә – фестивальне рәсми теркәүчеләргә, директорына, президентына – матди ягын кертүчеләргә хәбәр дә итмәсеннәр ди, тик нигә дип аны «Алтын мөнбәр» дип атаганнар. Безсез ул фестиваль «Алтын мөнбәр» дип аталырга тиеш түгел.

Хәзер инде ул фестиваль башка республикада узачакмы? Әле «Алтын мөнбәр» рәсми теркәлгән вакытларда ук ул күчмә фестиваль булачак дигән иделәр.

Ул башта шулай планлаштырылган иде. Ләкин Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев бездән бу фестивальне Казан фестивале итүне үтенде. Һәм ул Казандагы партнерларга безнең белән бергә килешеп эшләргә дигән күрсәтмә биргән иде. Хәзер инде президент алышынды, аның сүзе дә үтәлми башлады. Казанда фестиваль бик яхшы уза иде. Алар оештыру эшләрендә бик күп ярдәм иттеләр. Ә быел исә безне башка республикада уздырырга мәҗбүр иттеләр. Бәлки Дагыстан, йә булмаса Чечня, яки Пятигорскида уздырырбыз дип торабыз. Чөнки без инде хәзер Казан партнерлары белән эшли алмаслык дәрәҗәгә килдек.

Фестивальнең президенты Равил хәзрәт Гайнетдин нинди фикердә?

Ул да гаҗәпләнде. Эшне бит аңарга да әйтми башлаганнар. Ә ул бу фестивальне оештыручыларның берсе! Әлбәттә, «Алтын мөнбәр» аның да фестивале. Безнең рәсми теркәлгән документлар бар. Ул башка фестивальләрдә президент булырга җыенмый. Уздырып карасыннар Казанда, күрербез. Ләкин андагы фестиваль «Алтын мөнбәр» дип аталырга тиеш түгел.

Бәлки алга таба үзара килешерсез?

Татарстанда мәдәният министрлыгында бүгенге җитәкчелек булганда, яңадан бергә эшләү авыр булачак дип уйлыйм. Ә менә Казан мэриясе белән без бик яхшы эшләгән идек. Алар бу низагка катнашмыйлар. «Алтын мөнбәр» Казанда үтә торган кинофестиваль буларак юкка чыкса, бу бик кызганыч булачак.
XS
SM
MD
LG