Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда үтә исламчылар юк ителүе турында әйтелә


Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе республикада бер төркем радикаль исламчыларның юк ителүе хакында хәбәр итә. 17 августта Архангел районанда каты бәрелеш вакытында булган бу хәл.

Федераль иминлек хезмәте вәкилләре белдерүенчә, әлеге операция Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган. Үтә исламчылар Архангел районы урманында табылган. Хокук саклау оешмалары төркемнәренә алар ут ачкан һәм аяусыз каршылык күрсәткән, дип әйтелә. Нәтиҗәдә, “исламчылар бандасы” дип аталган төркемнең 5 әгъзасы үтерелгән, тагын берничә кеше яраланган һәм кулга алынган, дип белдерелә.

Июль ае башында Башкортстанның Бөре районы Үгез авылы янындагы газүткәргеч торба астында шартлаткыч табылган иде. Рәсми криминаль хроника хәбәрләрендә белдерелүенчә, шактый куәтле ул шартлаткычны өч ир-ат урнаштырган. Аларның Аскын районы Үрмияз авылыннан булулары хакында да әйтелде. Әмма, ни өчендер, аларның берсенең дә фотосурәтен күрсәтмәделәр. Бары тик фотороботларын гына бастырып чыгардылар.

Шулай итеп ике айга якын Башкортстанда өч качкынны эзләделәр. Хәтта аларның туган авылы Үрмияз янында милициянең ныгытма бүлеген дә ачканнар һәм анда килүчеләрнең документларын, машиналарын җентекле тикшереп кенә кертәләр иде. Гомумән алганда, качкыннарны эзләүгә 1 меңгә якын милиция һәм иминлек хезмәте хезмәткәре җәлеп ителгән дип белдерелде. Бу эшкә хәтта Русия иминлек хезмәтенең “Альфа” төркеме дә китерелгән, дип әйтелде.

Өч качкынны башта гади җинаятьчеләр дип белдерделәр, аннан соң аларга “ата динче-исламчылар”мөһере сугылды. Соңрак инде аларны бөтенләй дә диверсантлар дип атый башладылар һәм июнь аенда Пермь краенда булган җинаятьтә дә шушы өч качкынны шикләнделәр.

Рәсми хәбәрләрнең бик саран һәм каршылыклы булуы җәмәгатьчелек арасында күп сораулар тудырды. “Диверсантлар”ны эзләү дәвам иткән бер вакытта Башкортстанда террорчылыкка каршы күнекмәләр дә баруы хакында хәбәрләр бирелеп торды. Андый күнекмәләрнең берсе Сибай шәһәрендә үткән иде. Икенчесе Иглин районында оештырылды. Күнекмәләрдә йөзләрчә милиция һәм ОМОН хезмәткәрләре катнашты. Күнекмәләр уңышлы булгандыр – ике ай дигәндә, качкыннарның юк ителүе турында рапорт бирелде.
XS
SM
MD
LG