Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Метшин кулында кала


“Бердәм Русия” партиясенең Казан бүлеге җыелышында октябрь аенда шәһәр думасына узачак сайлауга 50 намзәт күрсәтелде. Исемлектән шул күренә - Казанның хәзерге хуҗасы, “Бердәм Русия” әгъзасы Илсур Метшин киләсе биш елда да мэр булып калырга охшаган.

Октябрь аенда Казан думасына узачак сайлауга “Бердәм Русия” партиясе 50 кандидат чыгарды. Алар арасында эшмәкәрләр, директорлар, төрле түрәләр, берничә фән кешесе бар. Ә кайберәүләр Думага гаилә традициясе белән дә сайлана.

“Бердәм Русия” эшмәкәрләрдән тора

“Бердәм Русия” партиясенең Казан бүлеге җыены Пирамидада узды. Анда булучылар игътибарын бу вакыйгага Казанның бар элитасы җыелуы җәлеп итте. Хәзер элита дип галим-голәмәне, мәдәният эшлеклеләрен түгел, ә генерал директорларны, зур эшмәкәрләрне, хастаханә җитәкчеләрен санарга кирәктер инде. Чөнки “Бердәм Русия” партиясе күрсәткән исемлектә фән кешеләреннән медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан (Идел буе) университеты ректоры урынбасары Рияз Минзариповтан кала, ике-өч мәктәп мөдире генә бар. Казанның Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясе мөдире Камәрия Зиннәтуллина да Думага узарга мөмкин. Ул да “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы.

Икенче бер күзәтү – кайберәүләр өчен Казан думасына үтү гаилә эше булып тора. Шундый гаиләләрнең берсе – Колесовлар. Нәсел башы Николай Колесов озак еллар “Элекон” ширкәте башлыгы иде, соңрак элекке мэр Камил Исхаков аны үзе белән Ерак Көнчыгышка, Амур өлкәсе губернаторы итеп алып китте. Бу юлы думага кандидатлар арасында КАН-АВТО ширкәте җитәкчесе Александр Колесовны күреп була. Үз вакытында думада депутат булып Анастасия, Николай Колесовның кызы, да торды. Хәзер ул Татсоцбанк президенты.

Күзәтүчеләр фикеренчә, “Бердәм Русия” исемлеге Метшин кешеләреннән тора. Димәк, Метшин киләсе биш елда да мэр булып калачак - “Бердәм Русия”нең үз нәмзәтләрен сайлатуына шик юк.

Миңнеханов Метшинны калдырырга булды


Илсур Метшин партия җыелышында эшләгән эшенә хисап ясап, киләсе биш елга да планнар корды. Ул алдагы бишьеллыкны хәтта Сталин заманындагы кебек “Сәламәтлек бишьеллыгы” дип атады. Метшинның шундый яңа планнар коруы артында мөһим бер нәрсәне сизеп була: Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аны урынында калдырасы иткән.

Димәк, Универсиаданы алар икәү уздырачак. Миңнеханов өчен Метшинны калдыруның башка сәбәпләре дә бар. Метшин Миңнехановтан аермалы буларак җәмәгатьчелеккә ачык кеше. Ә мондый кешеләр үзенчәлекле юлдан баручы Татарстан өчен Универсиада вакытында бигрәк тә кирәк булачак. Гомумән, Метшин шау-шулы тамашалар үткәрү остасы да. Казанның шәһәр хуҗалыгында проблемалар җитәрлек булса да, мэр Казанны һичюгы тыштан ялтырата белә.

Кайбер күзәтүчеләр Казанны җитәкләргә элекке мэр Камил Исхаков кайтыр дип фаразлаган иде. Әмма бу сүзләр буш калды. Чынлыкта яңа президентка Исхаков кебек зуррак фигураларны Казанга кайтарып, үзенең көндәшләрен арттыру отышлы түгел.

Башка партияләр “Бердәм Русия” белән көрәшми


Казан думасына сайлау алдыннан шунысы аермачык ачык күренә: башка фиркаләр хакимиятнеке саналган “Бердәм Русия” белән көрәшергә уйламый да. Казанда хакимият партиясенең куәте шул хәтле зур ки, ваграк партияләр үзләренең уңышка ирешә алуына инде хәзердән үк шикләнеп карый.

Мисал өчен, коммунистлар фиркасенең Казан бүлеге вәкиле Илгизәр Хәйруллин, гомумән, сайлау темасына сөйләшергә дә теләми һәм стандарт сүзләр белән генә чикләнә. Аның фикеренчә, халыкка кайсы фирка ошый, алар шуны сайлый. Хәйруллин, коммунистлар хакимиятнең халык кулында булуын, чиновникларның халык контролендә тотылуын яклый, ди.

“Правое дело” фиркасеннән Казан думасына кандидат итеп күрсәтелгән Айгөл Мирзаянова - журналист, эшмәкәр. Шулай да “Правое дело”да торса да, аны “Бердәм Русия” тарафдары дип әйтеп була. Ул хәзерге хакимияткә якын тора. Әмма ул да башка партияләрнең “Бердәм Русия”неке кебек административ мөмкинлекләре булмавын таный. Аның фикеренчә, хакимият партиясе җиңелә алмый, ә башка вак партияләрнең катнашуы аңа демократия бар дип кылану өчен генә кирәк.

“Правое дело” партиясе игътибарны табигатьне саклау мәсьәләләренә бирә. Аның әгъзаларын Казанда парклар булмавы, агачларның киселүе, Казансу елгасы проблемалары бик борчый икән.

Метшинга көндәш юк

Айгөл Мирзаянова башка партиядән булса да, Казанның хәзерге мэры Илсур Метшинга лаеклы көндәш юк дип саный. Андый кешеләр булса да, алар ул тирәгә җибәрелми, ди Казан думасына депутат булып сайланырга җыенган Мирзаянова. Аның фикеренчә, сайлауда “Бердәм Русия” партиясенең җиңү ихтималы шулай итеп үзеннән-үзе килеп чыга.

“Казан шикелле зур шәһәрдә идарә итә алырлык кандидатлдарны без сайлый да алмыйбыз. Шуңа әлегә мэрлыкка бер генә кандидат бар. Әмма Казан шәһәренең үсеш программасы юк. Бу бик зур проблема һәм Метшинның зур ялгышы. 2013 елда Казанда ниләр булуы билгеле түгел. Шул ук вакытта Метшин команда белән эшли, сәләтле кешеләрне туплый, бу дөрес юл. Безнең дә ул даирәгә керәсе килә”, ди Мирзаянова.

Аның сүзләреннән шунысы аңлашыла: әлеге партия “Бердәм Русия”ләр белән каршылыкка кермичә генә аларга альтернатив програмнар төзергә булышырга тели.

Гомумән алганда, Айгөл Мирзаянова башкала мэрын халык үзе сайларга тиеш дип саный. Ә әлегә Казан башлыгын думага сайланган 50 депутат кына билгеләячәк.
XS
SM
MD
LG