Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яктылык” мәктәбе җиңү яулады


"Йолдыз" бию театры
"Йолдыз" бию театры

Июль ахырында Польшада Халыкара музыка, сәнгать һәм фольклор фестивале узды. Төрле илләрдән 30 коллектив катнашкан бәйгедә Самарның татар мәктәбе “Яктылык”ның “Йолдыз” бию театры гран-прига лаек булды.

Польша, Төркия, Һиндия, Греция, Непал, Босния, Беларус, Литва, Хорватия, Израил һәм башка илләрдән 70 коллектив бәйгедә катнашырга теләк белдергән иде. Шуларның тик 30ы гына чакыру алган. Чакырылганнарның берсе – Самарның татар мәктәбе. “Яктылык”ның “Йолдыз” бию театры бәйгедә җиңеп, гран-прига лаек булды.

Балаларны Польшага мәктәп мөдиренең тәрбия эше буенча урынбасары Асия Сәйфетдинова алып барды. Әңгәмәбез аның белән.

Асия ханым, нинди юллар Европага алып чыкты?

Узган көз безнең мәктәптә өлкә күләмендәге татар теле олимпиадасында укучыларыбыз концерт күрсәтте. Шул тамашаны Польшадан килгән Татьяна Барановская караган. “Йолдыз” төркеме башкаруындагы биюләр аңа бик ошаган. Аның аша чакыру алдык. Җиң сызганып эшли башладык. 15, 30, 60 минутлык програмнар әзерләдек. Барчасы да татар милли сәнгатенә нигезләнгән.

Белосток шәһәре урамнары буйлап милли киемнәрдә уздык. Халык безне алкышларга күмде. Аннары төрле илләрдән килгән артистлар башка төбәкләрдә тамаша кылды. Безнең балалар һәм чеченнар татар авылларында чыгыш ясады. Соңыннан барлык коллективлар да Белосток шәһәренең иң зур мәйданында музыкаль програмнарын күрсәтте. Без бер сәгатьлек програм күрсәттек. Соңгы номердан соң фестиваль мөдире безнең янга килеп: “Сез гала-концертка уздыгыз”, диде. Балаларның түбәсе күккә тиде. Икенче көнне гала-концертта гран-при бүләген алдык.
Чыгыш ясаганнан соң
Бүләккә ни өстәделәр соң?

Августов, Вильнюс, Каунас, Тракаи шәһәрләренә сәяхәт оештырдылар. Крушиняны исемле татар авылында ял иттек. Атаклы “Беловежски пуща”сын карадык. Аның 80% Польша җирендә урнашкан икән.

80% белән 20% арасында коймалар бармы?

Юк. Андагы матурлыкны күрергә кирәк. 13 кеше генә булсак та зур, уңайлы автобусларда йөрттеләр.

Татар гаиләсендә кунакта булдыгызмы?


Крушиняны исемле татар авылында этнофестиваль узды. Шунда татар гаиләсе ашханә тота. Биредә халык өзелми. Шул гаиләдә дә яшәп алдык. Этнофестивальгә Варшаудан алты илнең вәкилләре килде. Русия вәкиле дә булды.

Бездәге һәм алардагы татар ашларының тәмнәре тәңгәлме?

Күпчелеге бездәгечә. Кыстыбый пешерергә төшенеп киләләр. Чәк-чәкләре бик матур бизәлгән, тәме икенчерәк.

Телне онытканнар. Динебез исламның торышы ничек?


Коръән укыйлар. Крушиняны мәчетендә балалар белән намаз укыдык. Мәчетләренә 100 ел.

Мәчетләренә 100 ел дидегез. Ул татар авылы аша алман гаскәре узганмы, мәчеткә зарар тигәнме?

Тамара әби сөйләвенчә, алманнар татарларга хөрмәт белән караганнар. Костелларны яндырганнар, мәчеткә тимәгәннәр.
Украина кызлары белән
Сез телсез калган татарларны күрдегез. Йөрәкләрегез сызламадымы?

Күзләремә яшьләр килде. Бер полякның: “Татарлар безне сугышырга өйрәтте. Бездә татарларга мода бар”, диюе күңелне йомшартты. Польша хөкүмәте татарларга хөрмәт тә күрсәтә, матди ярдәменнән дә ташламый. Полякларга атлы гаскәр булдырган татарларның ботак очы үз тарихларын бөртекләп саклый.

Этнофестивальгә төрле татар авылларыннан татарча киенгән, атларга атланган егетләр килде. Ат өстендәге егетләр дә, атлар да, ничә гасыр элек ничек киенсәләр, шул киемдә иде. Гасырлар буена сакланган ат йөгәннәренә хушлар китеп карыйсың. Зур мәйданда халыкка ат өстендә ату серләрен сөйләп кенә калмадылар, җәядән атып та күрсәттеләр.

Польша татарларында милли хис сүнеп барамы?

Татарлыкка тартылу яши, хәтта телне торгызу омтылышы бар.

Йөзләрендә татар нуры сакланганмы?

Сакланган әле.Татар кайда яшәсә дә, аның йөзендә нур саклана икән.

Балалар уңышларының зурлыгын, гран-приның әһәмиятен кайчан аңладылар?

Самар чуен вокзалына кайтып төшкәч. Телекомпанияләр, ата-аналар, милләтпәрвәрләр, чәчәкләр, күз яшьләре – барысы да алар хөрмәтенә булды.
XS
SM
MD
LG