Accessibility links

Грозныйда зур сугышчылардан берсе үтерелде, 3 милиционер яраланды


Чечня башкаласында махсус чара вакытында зур сугышчылардан берсе Хәмзә Шамилев үтерелде. Республиканың эчке эшләр министры Руслан Алханов хәбәр итүенчә, хокук саклаучыларга Шамилевнең Грозныйның Старопромысловский районындагы бер йортта булуы турында мәгълүмат ирешкән.

Хокук яклаучылар әлеге йортны камап алган. Сугышчы башта аларга каршы ут ачкан, аннары үз-үзен шартлаткан. Шулай ук 3 милиционер яраланган.

Чечня президенты Рамзан Кадыйров сүзләренчә, Шамилев шартлаткычлар өлкәсендә белгеч булган һәм сугышчыларны өйрәтү белән шөгыльләнгән.
XS
SM
MD
LG