Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстангa ярдәм өчен 500 миллион доллар акча җыелды


БМО генерал секретаре Пан Ги Мун Пакстанга ярдәм өчен 500 миллион доллар җыюда өлеш керткән дөнья илләренә һәм халыкара җәмәгатьчелеккә рәхмәтен җиткерде.

Бан Ги Мун моңа өстәп Пакстанга булган ярдәмнәрне дәвам иттерергә чакырды.

Кыска вакыт эчендә Пакстанда тагын өстәмә 320 миллион доллар бирелер дип көтелә.

Пакстанга иң күп ярдәм күрсәткән ил АКШ. Америка Пакстанга 150 миллион доллар ярдәм җибәрде.

Шулай ук Пакстан озын еллардан бирле мөнәсәбәтләрнең киеренке булуына карамастан Һиндстанның 5 миллион долларлык ярдәмен кабул итте.

Пакстанда булган ташуларда 1600дән артык кеше һәлак булды, миллионлаган кеше өйсез калды. Соңгы ташулар ил тарихында Пакстан дучар калган иң зур табигый фаҗига дип бәяләнә.
XS
SM
MD
LG