Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:33

Австралиядә сайлаулар тәмамланды, тавышлар санала


Австралиянең ике зур партиясе гомум сайлауларда башка-баш көрәшә. Сайлауда төп көндәшлек Австралиянең беренче хатын-кыз премьеры Эшче партиясе башлыгы Юлиа Гиллард белән оппозициядәге Либераль партиясе башлыгы Тони Абот арасында бара.

Беренче фикер сорашуларга караганда хакимияттәге Эшче партиясе оппозициядән аз гына аерма белән алдарак бара.

Гиллард элекке премьер Кевин Рудд урнына июнь аенда сайланган иде.

Климат, икътисад һәм иммиграция кебек мәсьәләләр сайлау алды чараларында алга чыккан иде.

Һәрбер ватандаш өчен тавыш бирү мәҗбүри булган сайлауда, 14 миллион кеше катнаша .

XS
SM
MD
LG