Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бердәм иминлек килешүе оешмасы Кыргызстанга ярдәм күрсәтергә әзер


Бердәм иминлек килешүе оешмасы илләре Кыргызстанда тотрыклыкның урнашуы өчен ярдәм күрсәтергә әзер. Әрмәнстан башкаласы Ереванда элекке совет илләреннән кайберләре урын алган Бердәм иминлек килешүе оешмасы җыенында чыгыш ясаган Русия президенты Дмитрий Медведев, Кыргызстанны Мәскәүгә ышанырга чакырды.

Ереванда узган Бердәм иминлек килешүе оешмасы җыенына әгъза илләр Русия, Кыргызстан, Беларус, Таҗикстан, Казакъстан һәм Әрмәнстан президентлары катнашты. Җыенда көн үзәк мәсьәлә буларак Кыргызстанда тынычлык һәм иминлекне арттыру өчен күреләчәк чаралар каралды.

Бердәм иминлек килешүе оешмасы илләре Кыргызстанда тотрыклыкның урнашуы өчен ярдәм күрсәтергә әзер булуын телгә алган Русия президенты, "Кыргызстанда булган хәлләрдән сабак алдык, хәзер оешманың эшчәнлеген арттыру кирәк" дип сөйләде.

Кыргызстанда кимендә 300 кеше һәлак булган этник каршылык вакытында Бердәм иминлек килешүе оешмасының ярдәм күрсәтмәве зур тәнкыйть тудырган иде.
XS
SM
MD
LG