Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Бу көннәрдә Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында “Аrt-Madhia” төбәкара мөнәҗәтләр фестивале узарга тора. “Зикер, шөкер, фикер” дигән шигарь белән чыккан бәйрәм тамашачыга җанга үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны тәкъдим итәчәк.

“Аrt-Madhia” фестивале татар дөньясында мондый юнәлештәге бердәнбер бәйге булып тора. Ул быел өченче тапкыр оештырыла. Аны Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте гамәлгә куйды.

Мөнәҗәтләр бәйгесенең атасы саналган, Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов: “Фестиваль бүгенге көндә югала барган рухи кыйммәтләрне, мөнәҗәт һәм бәетләрне башкаруны заманча биеклеккә күтәреп, халыкка кайтаруны максат итеп куйды”, ди.

“Мөселман җырлары фестивале мөнәҗәтләр, бәетләр, зикер җырлары, гомумән Аллаһы тәгаләне мактый торган җырлардан тора. Әле ае да шундый бит аның. Рамазан аенда кеше гел Коръәндә булырга, белгәнен укырга тиеш. Минем уемча, Аллаһы тәгаләгә һәр кеше ничек булдыра – шулай якынаерга тиеш”, ди Фәрит Гыйбатдинов.

“Зикер, шөкер, фикер” дигән сүзләр фестивальнең шигаре булып тора. Шуңа күрә монда әллә нинди үзенчәлек эзләп торырга да кирәкми. Алар шушы шигарьгә салынган. Монда күбрәк йөрәккә, җанга, күңелгә үтә торган ихлас әсәрләрне һәм башкаручыларны табырга кирәк. Карарга килгән кешенең күңеле нечкәреп, тагы да Аллаһы тәгаләне яратып, күңеле сафланып китсен иде”, ди ул.

Фәрит Гыйбатдинов
Оештыручылар сүзләренә караганда, бүгенге көндә яңа буын арасында чынлап та мөнәҗәт һәм бәет башкаручылар бик аз, шуңа күрә аларны берәмтекләп эзләп табарга туры килә.

“Мөнәҗәтләрне яки шуңа тартым җырларны башкаручылар бар. Әмма алар бу әсәрләрне үз репертуарларының күпкырлыгын күрсәтер өчен генә кертә. Нәшидләр, мөнәҗәтләр башкаручы төркемнәр дә, аерым башкаручылар да хәзер генә барлыкка килә башлады. Шуңа күрә татар дөньясына аларны табып чыгару, күрсәтү, заманча әйтсәк, пиарлау кирәк”, ди Чуашстан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәшит Сәнҗәпов.

Чуашстан татарлары мәдәни тормышында аерым бер урын алып торган “Аrt-Madhia” бәйгесе быел тыйнаграк та узачак.

“Күп санлы җырчыларны алырга теләгебез дә булмады. Күп кеше катнашканда, ул тамашага әйләнеп кала. Аның кешегә тәэсире булмый. Азрак булсын, әмма тәмле булсын дип, катнашучылар санын ике дистәдән арттырмаска булдык”, дип аңлата Фәрит Гыйбатдинов.

Катнашучылар саны башка еллардан азрак булса да, фестивальдә Кабарда-Балкар республикасыннан килгән җырчылар, биючеләр, Төркиядән килгән нәшид башкаручылары, моннан тыш, Үзбәкстаннан вәкилләр булачак.

“Үзебезнең “Мишәр” фольклор-эстрада ансамблебез дә “Аrt-Madhia” өчен махсус програм эшләде. Халык күңеленә дә, фестиваль шартларына да туры килгән заманча яңгырашлы җырларны эзләп таптык. Алар барысы да зикер җырлары”, ди Фәрит Гыйбатдинов.

“Аrt-Madhia” башка елларны икешәр көн үтсә, быел бер генә көн каралган. Моның сәбәпләрен кризис белән аңлаталар. Узган ел “Аrt-Madhia”гә Чабаксарның иң зур залын арендага алдылар. Быел исә Урмайда гына узачак. Әмма видеолары да, аудиолары да халыкка җиткереләчәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG