Accessibility links

Кайнар хәбәр

IMF: "Пакстан өчен афәттән котылу зур икътисади сынау булып тора"


Халыкара валюта фонды зур табигый афәтләр белән көрәшкән Пакстанның җитди икътисади авырлыклар кичерүен белдерде. Ил икътисадын афәтләр вакытында җанлы тоту юлларын эзләү өчен IMF Пакстанның дәүләт бюджетын һәм башка матди мөмкинчелекләрен карап чыгачак.

Фондның Якын көнчыгыш һәм Үзәк Азия төбәге башлыгы Мәсуд Әхмәт ясаган белдерүендә IMFнең Пакстанны яклавын һәм илне яңадан төзекләндерү өчен мөмкин кадәр тырышлык күрсәтәчәген белдерде.


Табигый фаҗигадән элек тә Пакстаннын IMFкә бурычы булган. Пакстан рәсмиләре исә ташулардан соң илнең нормаль икътисади көченә кире кайту өчен кимендә 15 миллиард долларга ихтыяҗ булуын әйтә.

Пакстанда узган айда башланган һәм бер ничә атна дәвам иткән ташкында 1600 кеше һәлак булды, афәттә 20 миллион кеше зыян күрде.
XS
SM
MD
LG