Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә милиция кеше хокуклары активистларының рок концертын тыйды


Русиядә рок концерты уздырырга теләгән кеше хокуклары активистларына милиция каршы торды. Чараны оештыручылар Мәскәүнең Пушкин мәйданына музыка коралларын ташуга рөхсәт ителмәвен белдерә. Шәһәр хакимияте активистларга шәһәр урамында чаралар уздырырга рөхсәт итә, ләкин махсус концерт истә тотылмаган булган. Шул сәбәпле милиция урамга концерт өчен музыка кораллары ташыган кешеләрне туктаткан.

Кеше хокуклары активистлары Мәскәү белән Ленинград арасында юл төзү өчен Химики урманындагы агачларның киселүенә каршы чыга.

Бу вакыйгадан элек бүген башка бер чарада "Солидарность" исемле оппозиция хәрәкәте җитәкчесе һәм 100 әгъзасы кулга алынды.
XS
SM
MD
LG