Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салагаев: Мәскәү янә Казанга ясак түли


Татар җәмәгатьчелеге Мәскәү бар салымнарны үзенә җыеп Татарстанны савым сыер урынына тота дип санаса, шул ук Казанда, федерал үзәк Татарстан көен көйләп, аңа зур акчалар биреп тора дип зарлана.

Социолог, Казандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе Александр Салагаев Мәскәүнең милли республикаларга бирер акчасы беткәч, Төньяк Кавказ республикалары Русиядән аерылыр, Татарстанда да яңадан милли күтәрелеш башланыр дип саный. Ә әлегә, дип белдерде Салагаев Азатлык радиосына, Казанга бертуктаусыз акчалата ярдәм биреп, Мәскәү урта гасырлардагы кебек ясак түли кебек килеп чыга.

Александр Салагаев фикеренчә, туксанынчы елларда татарларның милли бәйсезлеккә ирешү нияте күтәрелеш кичерсә дә, соңрак ул җимерелде. Хәзер Татарстанга башка төбәклардән аерылып, Мәскәүдән зур акчалар алу юлы гына калды. Русия исә Татарстанга өстәмә акчаларны бик теләп бирә, ди ул.

Миңнеханов милләтче булмаса да, милли идеяне яклый


Александр Салагаев Миңтимер Шәймиев чорында татарлар уянды, тарихи-мәдәни яктан Русиядә өстенлек алды дип саный. Татарстанга чит төбәкләрдән дә татарлар агылды, алар республикада югары урыннарда утыра.

Хәзер инде хакимияттә яңа президент, әмма Рөстәм Миңнеханов милләтче булмаса да, Шәймиев чорының милли идеяләрен кабул һәм дәвам итә. Әмма Салагаев шулай да, Миңнеханов татар милләтчеләренә сәерсенеп карый дип уйлый.

Татарстан зур өстенлекләр алачак


Русиядә дә, Татарстанның үзендә дә шактый гына кеше соңгы елларда (хакимияткә Путин килү белән) Татарстанның иреклекләре нык кысылды дип саный. Русиядә моңа сөенәләр, Казанда исә көенәләр. Ә менә Александр Салагаев, федерал үзәк Татарстан эчендә барган күп кенә эшләргә тыгыла алмый, дөресрәге, ничек тыгылырга белми дип саный.

Биредә әлбәттә, бу уңайдан республика президентын хәзер Мәскәү билгеләвен, Татарстанның үз башлыгын үзе сайлый алмавын искә төшерергә кирәк. Тик Салагаев сүзләренчә, президентны Мәскәү куйса да, мондагы җитәкче алып барган эшләрне федерал хакимият тулысынча контрольдә тота алмый.

Урыс милләтчесе буларак Салагаев үзе Мәскәүнең Татарстан эшләрендә күбрәк катнашуын теләр иде. Ул җитәкләгән урыс мәдәнияте җәмгыяте республикадагы урысларны кысуга, аларга көчләп татар телен өйрәтүгә зарланырга ярата. Бу турыда язмалар урыс милләтчеләренең төп мөнбәренә әйләнгән "Regnum" веб-сәхифәсендә еш күренгәләп тора.

Социолог киләчәктә Русиядә федерал хакимият белән милли республикалар арасында яңа каршылык туасын фаразлый. Мәскәү Татарстанга, Чечняга акча бирми башлагач, бу республикаларда яңадан милли күтәрелеш башланырга мөмкин.

“Татарстан үз-үзен ашата алырлык, көчле икътисадлы республика. Ул күбрәк бәйсезлек алачак, үз-үзен тота алырлык республика булачак. Ә Чечня белән Дагыстан дотациядә утыра, шуңа алар Русиядән аерылачак. Татарстанда исә зур автономия оешачак”, диде Салагаев Азатлык радиосына.

Мәскәү Казанны аздырамы?


Русиядә күпләр Казанның 1000 еллыгын үткәрүне, 2013 елда Универсиаданың Казанда узуын һәм башка шундый зур чараларның Татарстан белән бәйле булуын, Мәскәүнең Татарстанга зур өстенлекләр бирүе белән аңлата. Салагаев фикеренчә, киләчәктә Мәскәүгә Татарстанны тагын да күбрәк “иркәләргә” туры киләчәк.

Александр Салагаев, Казан өчен Мәскәү белән файдалы мөнәсәбәтләр 1994 елда ике арада шартнамә төзелгәч, шулай итеп өлешчә Татарстанның үзгәлеген рәсми таныгач башланды дип саный. Дөрес, Путин килү белән Мәскәү Казанны кире үз контроленә кайтара башлады - салым турыдан-туры федерал казнага китә, куәт министрлыклары Мәскәүгә буйсындырылды, нефть акчасы да хәзер Татарстанда калмый. Әмма соңгы елларда Русиянең шулай шөрепләрне кысуы барыбер үзен акламый кебек. Һәм вәзгыять әкренләп элекке хәленә кайта.

Салагаев Мәскәүнең инде 50 миллиард бурычы булган Татарстанга яңадан-яңа кредитлар, дотацияләр биреп торуын тарихның кабатлануы дип атый. Ягъни урыс кенәзләре Алтын Урдага элек тә салым түләгән, һәм бераз шартлы итеп әйткәндә, бүген дә шул хәл күзәтелә, ди галим.

“Мәскәүнең милли республикаларга бертуктаусыз өстәмә акча бирүен, бюджеттан мәхрүм калган чын урыс төбәкләре зар чыгаргач туктатылыр. Мисал өчен, Псков өлкәсенә бирелгән дотация белән чагыштырганда, Дагыстанга бирелгәне дүрт тапкыр күбрәк. Урыслар тавыш чыгарып, андый мул дотацияләр тукталгач, республикаларда милли күтәрелеш булачак. Бүген Мәскәү ике арада калды”, ди Салагаев.

Әмма Мәскәү казнасы да төпсез түгел. Нефть, газ бәяләре төшкәч, дотация бирү авырлашачак. Салагаев фикеренчә, ул вакытта инде Төньяк Кавказ кебек җирләрне тотып калып булмаячак. Татарстан да янә бәйсезлеккә омтылуын арттырачак.
XS
SM
MD
LG