Accessibility links

“Идел” Кама буйларын урап кайтты


“Идел” журналы редакциясендә моннан бер елга якын элек зур үзгәрешләр булган иде. Анда Нәбирә Гыйматдинова баш мөхәррирлектән киткәч, редакциянең башка бик күп хезмәткәрләре дә эштән китәргә гариза язды.

Бу хәлләрдән соң журналның эчтәлеге дә үзгәрде, ди укучылар. Билгеле, яңа эчтәлекле журнал кемгәдер ошый, кемгәдер, киресенчә, элеккесе якынрак тоела. “Идел”нең соңгы санына күз салыйк.

Август санында миллият сәхифәсеннән мәкаләләрнең күп булуы игътибарны җәлеп итә. Журнал быел октябрьдә үтәчәк җанисәп уңаеннан Татарстан язучыларының мөрәҗәгате белән ачыла. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Төхфәтуллин “Үзаң белән “уйнау” мәкаләсендә төрки-татар тарихын фолк-хистори күзлегеннән өйрәнүчеләрне тәнкыйтьли, Айсылу Имамиева быел Казанда үткән Татар яшьләре көннәре турында яза.

Чәчмә әсәрләрдән “Идел” укучыларына Камил Кәримовның “Игезәкләр йолдызлыгы” романыннан өзек тәкъдим итә. Шигърият мөнбәре бу юлы Мөхәммәт Мирзага бирелгән.

Августны быел татар җәмәгатьчелеге Туфан Миңнуллин ае буларак та үткәрә. Халык язучысының юбилее уңаеннан “Идел” аның турында “Гамәл дәфтәре” дигән мәкаләдә яза.

Журнал эчендә журнал

“Идел”нең бу санында бер яңалык бар. Ул үзенең зур өлешен Пермь крае татарларына багышлаган. Бу тупланманы әзерләр алдыннан “идел”леләр Пермь краена барып, андагы татарларның тормышы белән якыннан танышып кайткан. Тупланмада Пермь, Чайковский шәһәрләрендә, Барда районында яшәүче татарлар турында язмалар, Бардада туып-үскән композитор Мәсгут Имашев турында очерк, Пермь төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләре бирелгән.
Кама буе татарлары турында тарихи белешмә


“Идел”нең баш мөхәррире журналның бу яңалыгын табигый, дип аңлата. Әгәр без киләчәктә “Идел”не татар яшьләре журналы итеп күрергә телибез икән, аны татар дөньясыннан, татар тормышыннан аерып кына чыгара алмыйбыз, ди ул: “Шуңа күрә без яшьләрнең киләчәге, әдәбият, мәдәниятебезнең киләчәге турында борчылабыз икән, (ә бу “Идел”нең төп юнәлешләренең берсе) без иң элек бүгенге шартларда татар милләтенең язмышы да битараф калдыра алмый.

Әлбәттә, моның оператив-мәгълүмати сәбәбе дә юк түгел. Без октябрь аенда Бөтенрусия халык санын алуга әзерләнәбез. Шул уңайдан без татарлар белән эшләүгә игътибарны арттырабыз. Бәлки бу дөрес тә түгелдер. Чөнки без читтәге татарлар белән чарадан чарага гына түгел, ә даими төстә, системалы рәвештә эшләргә тиешбез.

Бу өлкәдә эшне арттырасы бар дип беләм. Мәсәлән, күптән түгел без Пермь төбәгендә булып кайттык. Һәм менә чираттагы саныбызда “Татар дөньясы” дигән сәхифә чыгара башладык. Аны без Пермь татарларына багышладык.

Андагы татарларның язмышы да, тарихы да бераз үзенчәлеклерәк. Әлеге дә баягы анда башкорт-татар мәсьәләсе үзен сиздерә. Чөнки бу мәсьәләдә, миңа калса, ниндидер дәрәҗәдә буталчык бар. Элек анда яшәүче халык татармы, башкортмы – моңа бик игътибар итмәгән. Чөнки бу табигый булган. Татар белән башкортның бик күп уртаклыклары бар. Телләре бер, исемнәре бер, җырчылары, артистлары бер дигәндәй.

Әмма 2002 елда халык саны алу вакытында, мәсәлән, Барда районы халкының 63 проценты үзен башкорт дип, 33 проценты татар дип яздырган. Шул ук вакытта башкорт булып язылган халыкның 98 проценты туган телен татар дип күрсәткән. Бу үзе үк уйланырга нигез бирә.

Чайковский татарлары турындагы мәкалә
Без Пермь төбәгенең Чайковский шәһәрендә, Бардада булдык. Биредә татар халкы үзен зур милләтнең бер өлеше итеп хис итә. Барда районында татар газеты чыга. Татарча теле-, радиотапшырулар бар. Мәчеттә вәгазьләр татар телендә бара. Халык татарча аралаша. Мәктәптә татарча укыту дәвам итә. Без анда үзебезне Татарстанның саф татар районында кебек хис иттек.

Моның белән мин шуны әйтергә телим: безгә бу өлкәләрдә эшне киметмәскә кирәк. Безнең республикага, матбугат чараларына читтәге татарлар белән мөнәсәбәтләрне ныгытасы бар. Чөнки алар бу игътибарга мохтаҗ”, дип сөйләде “Идел”нең баш мөхәррире.

Рифат Фәттахов “бу эшне комплекслы итеп эшләргә кирәк, чөнки ул безнең намус эше дә, конституцион бурыч та”, диде. Конституцион бурыч дигәндә, ул аның 14 мәддәсен искә төшерде. Баш мөхәррир киләсе санның Нижгар татарларына багышланасын да әйтте.
XS
SM
MD
LG