Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:35

Татар зыялылары Сәйдәшкә игътибар зуррак булырга тиеш дигән карашта. Татарстанда күренекле композитор Салих Сәйдәшевнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар үтә. “Сәйдәшстанга сәяхәт”тә 8 оркестр да катнашты.


Сәйдәшнең тууына 110 ел тулуга багышланган чараларны йомгаклап “Сәйдәш моңнары” дип аталган CD чыгачак. Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиковның 5 июльдә имзалаган боерыгына күз салсак, ул 2011 елда дөнья күрер дип көтелә.

21 июль көнне Югары Ослан районының Кызыл байрак авылында узган “Сәйдәшстанга сәяхәт” тантанасында яңгыраган көйләр дә әлеге дискка кергән булыр иде, әмма көннең үтә дә җилле һәм салкын булуы халык уен кораллары ансамбльләре, оркестрлар башкарган әсәрләрнең сыйфатына тәэсирсез булмады. Бу чарада алар барлыгы 8 иде, хәтта Мари Иленнән дә кунаклар катнашты.

Сәхнәнең арты ябык булса, Иделдән искән көчле җил оркестрлар тавышын әллә кайларга еракка алып китмәс иде, диючеләр дә булды. Берәүләр, Идел күренеше табигый манзара, аны япсаң күңел кылларын болай ук тибрәндермәс иде, диде. Әнә Сәйдәш тә бит гомеренең 20 елын нәкъ шушы урында үткәргәндә Идел манзарасы кочагында үзенең иң гүзәл әсәрләрен тудырган.

“Татмедиа” башлыгы урынбасары Нүрия Беломоина әйтүенчә, диск һичшиксез чыгачак. Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында композиторның тууына 110 еллыка багышланган концерт булачак. Оештыручылар, дискка керәсе әсәрләрнең төп өлеше шунда язылыр, дип әйтә. Бу концерт декабрь аена планлаштырылган.

Кызыл байракта үткән чараны Нүрия Беломоина традициягә кергән күркәм бәйрәм буларак бәяли. Шулай да “Сәйдәшстанга сәяхәт”тәге оркестрлар парадын башкачарак үткәрү ягында.

“Татар мәдәният хезмәткәрләренә һәм сәнгатькәрләренә үзләренә үзләрен күрсәтү кирәкми. Сәйдәш сәнгатен халыкка күрсәтү кирәк. Әгәр 8 оркестр катнашкан бу фестивальне Казан шәһәренең үзәгендә, яхшы сәхнәдә, ачык һавада үткәрсәләр, 1 миллион 300меңлек калага плазма экраннар куелган булса, туры трансляциясе алып барылса, бердән-бер бөек композиторыбызның классик бөек әсәрләре татар халкының да, урыс халкының да, башка милләт вәкилләренең күңеленә үтеп керер иде”, ди Беломоина.

Дөрес, Казанның зур чаралар үткәрүгә тәҗрибәсе бар инде. Әнә соңгы вакытта “Тынычлыкның яратылышы”на, “Kremlin Live”ка зур игътибар бирелә башлады. Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты каршындагы Сәйдәш һәйкәле янында оркестрлар чыгыш ясаса, манзарасы да, шәһәр үзәге булуы да чараның актуаллеген аклар иде.

Министрлар кабинеты раслаган чарлар планына күз салсак, Сәйдәшнең туган көнендә 3 декабрьдә әлеге һәйкәлгә чәчәкләр салыначак. Тик кыш булачак бит, тиз суларлар алар... Педагогия университетының сәнгать белеме факультеты студентларының концерты да көтелә.

Казанда Сәйдәшнең 110 еллыгына багышланган зур бер халыкара чара үтте инде. Халык уен коралларында уйнаучылар һәм аларның дирижерларының бәйгесе булды. Аны мәдәният министрлыгы белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе оештырды. Чара нигәдер мәгълүмат чыганакларында да, халык арасында да әллә ни зур яңгыраш тапмады.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин исә Сәйдәш кебек күренекле татар шәхесләренең юбилее Русия күләмендә үтәргә тиеш дигән карашта.
Алдагы рәттә сулдан икенче Туфан Миңнуллин

“Сәйдәш үзебездә дә зуррак игътибарга лаек. Әмма өлгерә алмыйлар, байлык зур. Сәнгатьнең һәр төрендә аның аерым бер лидерлары булырга тиеш. Әдәбиятта - безнең Тукай. Бүтәннәр бөекме, бөек түгелме, алар Тукай тирәсендә булырга тиеш.

Рәсем сәнгатендә - Бакый Урманче. Әмма аннан да талантлырак яшьләр туар, тик Урманчелар башлап йөрүчеләр бит. Музыкада – ул Салих Сәйдәшев. Сәйдәшев дигәндә фамилия генә түгел, ул милләтнең бер символы да булырга тиеш”, ди Туфан Миңнуллин.

Шулай ук Сәйдәш язган хәйран көйләрнең югалган булуын киләчәк буын кичерер микән?

“Партитуралар, спектакльләргә язган көйләре югалган. Безнең гамьсезлек микән инде ул? Игътибарсызлык микән? Аңлый алмыйм мин аны. Үзе булмаса да кемдер эшләргә тиеш булган”, ди Туфан Миңнуллин.

“Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче тапкыр моннан 10 ел элек Галиәсгар Камал театры артистлары, хезмәткәрләре тарафыннан оештырыла. Чөнки күренекле композитор театр әһелләренә дә бик якын. Ул 60тан артык спектакльгә көй яза.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG