Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петреус: “Талибан” белән көрәш уңай борылыш алды


Би-би-сига биргән әңгәмәсендә Әфганстандагы АКШ һәм НАТО хәрби көчләре җитәкчесе генерал Дэвид Петреус “Талибан” белән көрәштә уңай борылышка ирешүен әйтте. Киләчәктә моны кулдан ычкындырмаска өметләнәләр. Ләкин белгечләр аның бу сүзләре бәхәсле дип саный.

Әфганстандагы АКШ һәм НАТО хәрби көчләре җитәкчесе генерал Дэвид Петреус сүзләренчә, илнең кайбер вилаятьләрендә һәм башкалада “Талибан” белән көрәш уңай үзгәреш алды.

Би-би-сида чыгыш ясап ул көнбатыш хәрби көчләр беренче чиратта “Талибан” хәрәкәтенең инде дистә елларча дәвамында булдырылган яшерен һәм ышык урыннарын бетерү бурычын куюын һәм киләчәктә Әфганстанның башка районнарындагы сугышчыларны да юк итү мөмкинлеге артуын сөйләде. Әмма генерал фикеренчә, әлеге кампания җиңел һәм тиз булмаячак. Ягъни моңа ирешү өчен әле аяусыз көрәш көтелә.

Сүз белән чынбарлык туры киләме?

Талибан режимы вакытында тышкы эшләр министрлыгында эшләгән Кабулдагы Әфганстан белгече Вахид Мождаһ исә Петреусның сүзләре бәхәсле дип саный. Аның фикеренчә, бу бары тик Кушма Штаталар өчен генә уңайлы мәгълүмат, ә һич кенә дә урындагы чын хәлне чагылдырмый.

“Минемчә, американнар хәзер җәмәгатьчелеккә Әфганстандагы хәлне яхшыртабыз дип күрсәтергә тели. Аларның ватандашлары “Талибан” белән чын хәлне күрми, ә бу сүзләре беренче чиратта нәкъ аларга юнәлтелгән”, ди ул.

“Талибан” режимы турындагы китап авторы Мождаһ шулай ук көнбатышның хәрби кампанияне көчәйтеп җибәрүе кайбер гади әфганнар арасында канәгатьсезлек уятуын әйтә. Чөнки алар бу хәлләрдән сугышчыларга караганда тыныч халыкка күбрәк зыян килә дигән фикердә.

Өмет хәрби куәткә

Үзенең элекке хезмәттәше Стенли Маккристал белән чагыштырганда Петреус тыныч халык арасында үлүчеләрне азайту максатыннан хәрби хәрәкәт кагыйдәләрен тагын да кырыслатты.

Бу тырышлык нәтиҗәсендә чыннан да халык арасында үлүчеләр кимеде, әмма шулай да әфганнар арасында киеренке хисләр дәвам итә.

Мождаһ сүзләренчә, Маккристаллның әфганнарның акылларына һәм йөрәкләренә “үтеп керү” стратегиясе тулысынча үтәлмәде һәм көнбатыш көчләр элекке кебек үк беренче чиратта үзләренең хәрби куәтенә өметләнә.

“Америка Әфганстанда чама белән генә хәрәкәт итә. Алар бер көнне бер әйбер турында сөйли, икенче көнне бөтенләй башка әйбер эшли. Монда килгән һәркем “Талибан”ны җиңәбез, ди. Әмма талиблар инде Кабул ишеген шакый. Хәзер алар Талибан хәрәкәтенә каршы ниләр эшләр монысы без күрә дә, сизә дә алмыйбыз”, ди ул.

Петреус шулай ук АКШ президенты Барак Обаманың киләсе елның июлендә Әфганстаннан Кушма Штатлар хәрбиләрен чыгара башлау максаты илдәге иминлек дәрәҗәсе уңышларына карап башкарылачагын әйтте.

Ягъни аның сүзләренчә, 2011 елның июле ул беренче чиратта американ көчләренең китүен түгел, ә кайбер вәкаләтләрнең әфган ягына бирелә башлавын күрсәтә.
XS
SM
MD
LG