Accessibility links

Манилада кулга алынган автобуска полиция һөҗүм оештырды


Филиппин башкаласы Манилада элекке полиция хезмәткәре бер турист автобусын кулга алды. Үзенең кире эшкә кайтарылуын таләп иткән элекке полиция хезмәткәре белән 9 сәгатькә сузылган сөйләшүләр нәтиҗә бирмәгәч, полиция автобуска һөҗүм оештырды. Һөҗүмдә автобусны кулга алган элекке полиция хезмәткәре үтерелде.

Автобусны кулга алган кешенең урлау һәм наркотик сату гаебе белән вазифадан куылган полиция хезмәткәре булуы белдерелә.

Манила үзәгендә туктаган вакытта кулга алынган автобуста 22 Һонг Конг туристы белән бергә филиппинле 3 кеше булган.
XS
SM
MD
LG