Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан-Грозный тартышуы көчәя


Моңа хәтле күрелмәгән хәл: футболда, сәясәттә, сәнгатьтә һәм диндә Кавказ Казан белән тартыша башлады. Бу шактый гына күп өлкәдә күренә: “Рубин” белән “Терек” уены, “Алтын мөнбәр” фестивале, Кадыйровның президент атамасы турындагы тәкъдиме. Казаннан калышмаска тырышып ул хәзер футбол беренчелеге өчен дә көрәшмәкче.

Соңгы айларда күзәтелә башлаган шушы астыртын ярыш артынды бер генә нәрсә ята - милләтләрен, телләрен, диннәрен саклап калыр өчен Татарстан һәм Чечня кебек көчле төбәкләр Мәскәүгә каршы торуда берләшергә мөмкин, шуңа күрә бүген аларны бер-берсенә каршы кую сәясәте бара, дип уйлый Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин.

Татарстан белән Чечня арасында Кадыйровның президент атамасын бетерү тәкъдименнән соң яңа сулыш алган көндәшлек арта бара. Хәзер инде Казанда аның сәясәттә генә түгел, ә дини, мәдәни һәм спорт тармагына үтеп керүен әйтәләр.

“Алтын мөнбәр” гаугасы
, футбол да читтә калмады

Бер ай элек “Алтын мөнбәр” кинофестивале тирәсендә шау-шу башланды. Элекке елларда нәкъ менә “Алтын мөнбәр” исеме белән танылган Мәскәү халыкара мөселман киносы фестивале генераль директоры Зауди Мамиргов, фестивальгә дип җибәрелгән фильмнарны Казан үзләштерде, дип чыкты.

Казан ягы моны кире кага. Анда быел мөселман киносы фестивален "Алтын мөнбәр" исемен алып ташлап үткәрергә җыеналар. Аның директоры, “Татаркино” башлыгы Владимир Батраков Мамиргов гаепләүләренең дөреслеккә туры килмәвен әйтә. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең әсәрләрен туп-туры Казан фестиваленә җибәрделәр, ди ул.

Чечен белән татар каршылыгы соңгы көннәрдә футболда да чагылды. Чечнянең "Терек" футбол такымы вице-президенты Хәйдәр Алханов "Рубин" футболчыларының остазы Корбан Бердыевны күптән түгел Грозныйда булган уен вакытындагы этеш-төртештә, ямьсез сүгенүдә, шуңа күрә чын мөселман булмауда гаепләде.

Быелгы Болгар форумында ислам диненең Русиядә беренче булып Болгар җирләрендә кабул ителү тирәсендә дә бәхәс чыкты. Дагыстан руханилары исламның Дәрбәндка күпкә иртәрәк килүен әйтте. Шулай итеп, Татарстанның бар Русия буйлап ислам динен кабул итү көнен дә бәйрәм иү тәкъдиме һавада эленеп калды.

Сафиуллин: “Сугыштырырлар иде, ара ерак”

Татарстан белән Чечня арасындагы бу каршылыклар беренче карашка гына очраклы рәвештә генә килеп чыккан сыман. Әмма сәясәт белгече Фәндәс Сафиуллин, бу вәзгыятьне Мәскәү сәясәте, ди.

Фәндәс Сафиуллин
“Татарстан белән Чечня бүген Русиянең иң көчле төбәкләре. Бу республикаларда ызгыш кузгатып, аларны зәгыйфләндереп була икән, милли республикаларны бетерү җиңелрәк була. Башкалар белән проблема юк. Әмма чеченнар белән татарларны бетермичә, төп максатка ирешеп булмый. Мөмкин булса Чечня белән Татарстанны бүген үк сугыштырырлар иде. Әмма аралары гына ерак шул”, ди Фәндәс Сафиуллин.


Сергеев: “Чечня – Татарстан: җитәкчелек каршылыгы”

Казан дәүләт технология университетында низагларны өйрәнү кафедрасы белгече Сергей Сергеев фикеренчә, бүген Чечня белән Татарстан арасындагы каршылык ул фәкать җитәкчелек дәрәҗәсендә генә.
Сергей Сергеев

“Кадыров президент атамасыннан баш тартырга тели икән, теләгәнчә эшләсен, Татарстан халкын бу мәсьәлә аз борчый. Бары тик республика җитәкчелеге генә Кадыйровка үпкә тотарга мөмкин. Әмма күңел түрендә ни генә уйласалар да татарстаннар Кадыйровка мөмкин кадәр нейтраль җавап кайтарырга тырыша. Бер генә җавапта да чеченнарны үпкәләтә торган сүзләр юк. Шуңа күрә вак-төяк мәсьәләләр белән ике республика арасындагы мөнәсәбәтне бозарга тырышсалар да, әлегә барып чыкмый. Дөресен әйткәндә, бу мөнәсәбәтләр юк та. Чөнки Татарстан белән Чечня бер-берсенә бәйле булмаган ике республика”, ди Сергеев.

Шәймиев үз сүзен әйтте

Бу көннәрдә Кадыйров тәкъдименә Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев җавабы да ишетелде. Аның фикеренчә, ниндидер төбәк үз җитәкчесен президент дип атыйсы килми икән, бу аның үз эше. Әмма татарстаннар башлыкның исемен алмаштырыр өчен генә республика конституциясен үзгәртүгә бармас, ди Шәймиев.

Азатлык радиосына биргән соңгы әңгәмәсендә ул гомумән, "Сез Татарстанның өченче президенты да булыр дип уйлыйсызмы?" дигән сорауга "Гомергә булыр дип уйлыйм" дигән иде. Аның фикеренчә, әгәр дә Русия демократик юлдан барасы итсә, федерал хакимият Татарстан президенты атамасына кагылырга тиеш түгел, бу Татарстанның үз эше.

Күп кенә сәясәт белгечләре фикеренчә, әлегә татарстаннар президент атамасыннан баш тартырга ашыкмаса да, иртәме-соңмы аларга барыбер Чечня, Дагыстан, Кабарда-Балкар кебек дотацияле республикалар артыннан барырга туры килмәгәе. Әмма кыюрак фиерләүчеләр дә бар - үз-үзен туйдыра алмаган һәм Мәскәүдән җибәрелгән акчаларга гына торучы төбәк башлыкларын чыннан да президент дип атау килешми. Ә менә Татарстан һәм Башкортстан үз-үзләрен туйдыралар һәм үзәккә дә өлеш чыгаралар. Шуңа да шул ук Татарстан җитәкчесенең президент дип аталырга хакы һәм дәгъвасы, Кавказ республикаларына караганда, күпкә нигезлерәк.
XS
SM
MD
LG