Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан прокуратурасы каршында пикет узды


Каршылык чарасын Автоном хәрәкәт, Сул фронт, Кеше хокуклары өчен, Яшь Башкортстан, сәяси фирка һәм иҗтимагый оешмаларны килештерү шурасы оештырган. Пикетчылар прокурор Сергей Хуртинның эшеннән алынуын таләп итте.

Пикетчылар кабул иткән мөрәҗәгатьтә шундый юллар бар:

- республикада рейдер һөҗүмнәре котыра, бу эшмәкәрлек үсешен тоткарлый;

- гаделлек өчен көрәшкә чыккан пенсионерлар тукмала, социаль проблемнар өчен көрәшүчеләр эзәрлекләнә, кеше хокуклары өчен көрәшүчеләргә аталар;

- наркополициянең баш генералы Валерий Кокин наркотиклар ташлап, ялган җинаять эшләре ачучылар оешмасын җитәкләүче.

Моңа бәйле пикетчылар үз таләпләрен куйды:

- республика прокуроры Сергей Хуртинны эшеннән алырга;

- наркополиция башлыгы Валерий Кокинны отставкага җибәрергә;

- Алинә Жукованы иреккә чыгарырга;

- мөрәҗәгатьтәге фактлар нигезендә гадел тикшерү үткәрергә.

Шуны да исегезгә төшерәбез, кеше хокуклары яклаучы Альмира Жукованың кызы Алинә Жукова күптән түгел кулга алынган иде. Аны кулга алганда, наркополиция кызның ике тешен бәреп сындырган. Альмира Жукова кызын үзенең эшчәнлеге өчен махсус наркотик ташлап, кулга алганнар дип исәпли. Аның сүзләренчә, ул наркополиция түрәләренең кырын эшләре турында документлар туплаган булган.
XS
SM
MD
LG