Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дубай көндәлеге. Бишенче көн


...Кинәнгәнче йөзгәннән соң, комлык (пляж) кырыендагы урамда йөрергә уйладым. Чөнки күземә мәчет чалынган иде, өйлә намазын да укып чыгарга кирәк. Урам буйлап атлыйм. Бу йортларда байлар торадыр, шуңа ошаган. Әнә бер хезмәтче чүп ташларга чыкты, сәпиткә (велосипед) утырган бер егет кибеттән азык-төлек китерде бугай, төймәгә басуга чыгып алдылар.

Бакчаларында финик, безнеңчә хөрмә,өлгереп килә. Коелмасын дип челтәр (сетка) элгәннәр. Бүтән кеше күренми... Нишләп йөрсеннәр бу эсседә. Инде мин дә шабыр тиргә баттым. Мексика сериалларын караганнан соң бер хатын: “Нишлиләр икән алар, урамнан керәләр дә юынам диләр, бетле нәрсә шикелле гел юынып торалар”, дип аптыраган иде. Юынасың икән бу эсседә. Хәзер ник юынганнарын тәгаен беләм инде. Быелгы җәйдә без дә эссегә һәм юынырга күнектек инде.

Сәяхәт өчен Дубайны сайлагач сәяхәтләр ширкәтке, анда 50°эсселек дип кисәтеп шалтыратканда балалар бакчасы ишек алдында койма буйый идем: “Анда буяу эшләре кушмыйлардыр бит, монда да 37°, өстәвенә буйыйбыз да бит әле,” дип шаярттым.

Монда урамда кеше күренми. Машинадан чыга да өйгә керә, өйдән чыга да машинага утыра. Машинасы булмаганнар автобуста. Автобус тукталышларының да ишекләре бар, анда кондиционер эшләп тора. Кызык та инде бу дөнья, без өйне ягып җылытабыз, болар ягып суыталар.

Өйлә намазына мәчеткә кердем. Хатын-кызлар залында берүзем генә идем. Озак итеп Коръән укып утырдым. Җанның сүзләр белән генә аңлатып булмый торган рәхәт мизгелләре ул. Мәчеттән чыккач, мәчет каршына куйган яңа өлгергән финиклар ашадым. Бу минем төшке аш булды.


Кичен сәүдә үзәгенә бардым. Монда кешеләр күңел ачар өчен киләләр, ахырысы. Әнә, чыбыркыларын шартлатып бер жонглёр мәйданчыкка чыкты да, тамаша күрсәтә башлады. Күбәләкләр булып киенгән кешеләр пәйдә булып балаларны үзләренә каратты. Балалар гына түгел алар янына акрынлап бар халык җыелды, күңелле.

Мөслимәләр дә йөри кибеттә. Ирләре актан, болар карадан. Ирләре утырып көтеп тора, аннары хатыннары алган бер кочак әйбергә акча түли. Кайда кияләр икән алар ул киемнәрне? Өйләрендәдер, мөгаен. Мин һаман үзем белән чагыштырам. Аларның хезмәтчеләре бар бит, иске халат, чалбар киеп эш эшлисе юк. Шуларны киеп китап укып, балалары белән телләр өйрәнеп, гыйлем җыеп, аларны тәрбияләү белән мәшгульләрдер. Югыйсә, нәрсәгә андый киемнәр? Мөслимәләр андый кием киеп беркая да чыга алмый.

Разыя Әхмәтҗанова

Карадуган авылы, Балтач районы

Дубай көндәлеге. Беренче көн
Дубай көндәлеге. Икенче көн
Дубай көндәлеге. Өченче көн
Дубай көндәлеге. Дүртенче көн
Дубай көндәлеге. Бишенче көн
Дубай көндәлеге. Aлтынчы көн
Дубай көндәлеге. Җиденче көн
Дубай көндәлеге. Сигезенче көн
XS
SM
MD
LG