Accessibility links

Филиппинда турист автобусына булган һөҗүм тикшерелә


Филиппин полициясе кичә башкала Манилада кулга алынган автобустан туристларны коткарганда хата кылуын таныды.

Манилла полиция башлыгы Леокадио Сантиаго бүген ясаган чыгышында: "Коткару вакытында полициянең хата кылуы аңлашылды, вакыйганы тикшерү эшләре башлады", диде.

Чара вакытында туристларга зыян килүенә ачуы чыккан Һонг Конг рәсмиләре һәм чаралар вакытында үтерелгән кешеләрнең гаиләләре вакыйганы төгәл тикшерергә таләп итте.

Кичә элекке бер полиция хезмәткәре кулга алган автобуска булган коткару чарасында 8 турист һәлак булды.
XS
SM
MD
LG