Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:15

Америка Гыйрактагы хәрбиләр санын 50 меңгә калдыра


Aмерика хәрби идарәсе, АКШ башлыгы Барак Обама планы буенча Гыйррактагы хәрбиләр санын 50 меңнән аз калуын белдерде. Шулай итеп, 2003 елда хәрбиләр белән Гыйракка кергән АКШның бу илдәге хәрбиләр саны беренче тапкыр бу кадәр кискен кимеде.

АКШ хәрби идарәсе хәзерге вакытта Гыйракта хәрбиләрнең төгәл саны турында белдермәде.

Обама хакимияте планы буенча, Американ хәрбиләре моннан соң хәрби чараларда катнашмаячак. АКШ хәрбиләре моның урынына Гыйрак хәрби көчләренә киңәшләр бирү белән бергә биредәге АКШ мәнфәгатьләрен саклап калачак.

АКШның Гыйрактагы сугышчы бүлекчәсенең вазыйфасы 31 августта тәмамлана.

XS
SM
MD
LG