Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зәрдари: "Табигый фаҗигадан арыну кимендә 3 елга сузылачак"


Пакстан премьеры Асыф Али Зәрдари илнең 1/5 өлешен су астында калдырган табигый фаҗига китергән зыяннан арыну өчен кимендә 3 елда вакыт кирәк булуын белдерә. Зәрдари бүген афәт турында халыкара матбугат алдында ясаган чыгышында, ил тарихында моңарчы булмаган иң зур табигый афәт вакытында хөкүмәт күргән чараларны яклады.

Зәрдари фаҗига китергән зыянны бетерү озакка сузыла алачагын белдерде.

Су ташуларның Пакстан хакимиятенең сугышчыларга каршы алып барган чараларга йогынтысы булмавын әйткән Зәрдари, ташулардан иң зур зыян күргән төбәкләрдә сугышчыларның бу вәзгыятьтән файдаланып, үзләренә яңа сугышчылар җәлеп итә алачагы турында кисәтте.
XS
SM
MD
LG