Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украиннар инде 19 ел бәйсезлектә яши


Украина бәйсезлекнең 19 еллыгын билгеләп уза. Ил президенты Виктор Янукович белдерүенчә, Украина икътисади бәйсезлеккә ирешсен өчен хөкүмәт барысын да эшли. Бәйсезлек көне алдыннан гына Акмәчеттә кырымтатарлары һәйкәлен мәсхәрәләгәннәр.

Украина Cоветлар берлегеннән бәйсезлекнең 19 еллыгын билгеләп уза. 1991 елның 24 августында парламент “Украинада бәйсезлек карарын” кабул итте.

Шул ук елның декабрендә әлеге документ украиннарның күпчелеге тарафыннан референумда яклау тапты.


Украинаның "Интер" бәйсез телеканалы төшергән видеода 14 милләт арасыннан татарлар да ана телендә Украина гимнын башкара. Кырым татарлары бу проектта катнашмаган.

Бүген Украина телевидениесендә чыгыш ясап президент Виктор Янукович аның хөкүмәте икътисади бәйсезлеккә ирешү юнәлешендә хәрәкәт итүен әйтте.

“Хөкүмәт Украина икътисади бәйсезлеккә ирешсен өчен барысын да эшли, чөнки бу бәйсезлекнең төп нигезе булып тора. Минем реформа програмнарым дәүләтнең икътисади бәйсезлеген ныгытуга юнәлдерелгән”, диде ул.

Мәскәү-Киев арасы

Украиннар исә үзләренә тәэсирне арттыру өчен Русия энергетика байлыкларын файдалана дип саный.

Киев белән Мәскәү аралары Украинага көнбатыш тарафлы президент Виктор Ющенко килгәч, ягъни 2005-2010 елларда суынды. Ләкин Ющенко белән аның элекке тарафдары Юлия Тимошенко арасында туган каршылык Мәскәү яклы Виктор Януковичка файдага гына булды.

Һәм ул быел февраль аенда ил президенты итеп сайланды. Шуннан бирле Украина һәм Мәскәү мөнәсәбәтләре яхшырды. Янукович Русиянең Кара диңгез флоты килешүен тагын 25 елга озайтты. Үз чиратында Мәскәү газ бәясенә шактый ташламалар ясады.

Ләкин бу хәлләрне, ягъни Мәскәү тәэсиренең артуын Янукович оппозициясе тәнкыйтькә тота.

Бәйсезлекнең 19 еллыгы уңаеннан уздырылган чарада президент Виктор Янукович икътисади бәйсезлек турында сөйләде
Янукович реформалар яклы

Киевтагы Разумков үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, халыкның 45% инде илнең бәйсезлегенә шик белдерә.

Төрле илләрдәге иреклекне тикшерүче Вашингтонның Freedom House оешмасы хисабында Украина демократия юлында үрнәк булып торуы билгеләнгән иде. Әмма июль аеннан оешманың җитәкчесе Кристофер Уокер инде гражданнар җәмгыяте һәм массакүләм мәгълүмат чараларына басым очраклары үсеше күзәтелүен әйтте.

Бәйсезлек көне алдыннан гына Акмәчеттә сөргенгә сөрелгән кырым татарлары истәлегенә куелган һәйкәлгә буяу белән сиптергәннәр. Андагы “Это не должно повториться” (Бу кабатланмаска тиеш) җөмләсеннән “не” дигән язу сөртелгән.

Әйтергә кирәк, кырым татарларына әзме-күпме кагылышы булган ниндидер гомум дәүләт чаралары вакытында мондый мыскыллаулар булгалап тора.

Үзенең чыгышында Янукович исә мәхкәмә реформасын һәм ирекле матбугатны яклау турында белдерде.

“Мин һәрвакыт көчле һәм ирекле массакүләм мәгълүмат чараларын булдыру ягында тордым һәм торачакмын. Чөнки бу демократиянең нигезе. Һәм беркайчан да ниндидер җавапсыз сәясәтчеләрнең шәхси мәнфәгатьләре өчен илнең демократик реформалар юлыннан тайпылыуына рөхсәт бирмәячәкмен”, диде ул.

Халыкара мөнәсәбәтләр Европа шурасының өлкән фәнни хезмәткәре Эндрю Уилсоннан 1991 елдан бирле Украинаның иң зур уңышы дип нәрсәне санавы белән кызыксындык.

“Ничек исән калырга? Мин 1994 елгы Леонид Кравчукның сүзләрен искә төшердем. Хәзер исән калудан күбрәккә өмет итеп булыр иде. Илнең таркалуына кагылышлы, Кырымның бүленү җитди мәсьәлә булды. Әлбәттә Украина Грузия һәм хәтта Молдова кебек гадәттән тыш хәлләрне уратып узды. Шулай да әле эшлисе әйберләр шактый. Украина күбрәк эшли алыр иде. Үскән саен күбрәкне булдыру мөмкинлеге артканны исәпкә алганда хәзер инде күбрәккә ирешү кирәк”, ди ул.

АКШ Украинага теләктәшлек белдерә


Вашингтонда АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Украинаны котлап видеомөрәҗәгать җиткерде.

“Кушма Штатлар бәйсезлек алганнан бирле Украина һәм украин халкына теләктәшлек белдерде һәм без киләчәктә дә сезнең демократия һәм аннан туган башка кыйммәтләргә ирешү юлындагы хәрәкәтне яклаячакбыз”, диде ул.

Клинтон киләчәктә дә украин демократик институтларын ныгыту һәм гражданнар җәмгыятен яклауга теләктәшлек белдерү өлкәсендә Кушма Штатлар Украина белән эшләячәген вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG