Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов икътисадны кайгырта. Сәясәт читтә


23-24 августта Татарстан президенты Австриядә булып китте. Биредә ул яңа инвестицияләр җәлеп итү турында сөйләшүләр алып барды. Миңнеханов кылган гамәлләре белән әлегә үзенең технократ җитәкче булуын раслап килә. Милләт, сәясәт темалары президент дәрәҗәсендә күтәрелми. Бу аның Forbes журналына биргән әңгәмәсендә дә ачык чагылды.

Әле кайчан гына татарстаннар нефтьнең киләчәктә бер бетәчәге турында уйламыйлар да иде. Соңгы елларда исә алар бу мәсьәләгә зуррак игътибар бирә башладылар. Forbes журналында басылган әңгәмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: “Алла биргән нефтьне сатып бетергәч, нишләрбез соң?”, ди. Аны борчыган төп мәсьәлә - Русиянең сәнәгать тармагында үз мөмкинлекләрен тулысынча кулланмавы.

“Без нефть, газны чит илгә сатабыз да, аннан соң алардан шул чималдан эшләнгән тавар сатып алабыз. Бу чималны үзебездә эшкәртергә кирәк. Татарстан моның белән шөгыльләнә. Әмма Русия күләмендә бу тәҗрибә кулланылмый”, ди Миңнеханов.

Татарстан җитәкчелеге кара алтынны эшкәртү генә түгел, ә бу чималны җир астыннан чыгару эшен дә җиңеләйтмәкче. Бу өлкәдә татарстаннар Көнбатыш технологияләренә зур өмет баглый.

Яңа инвестицияләр эзләп Австриягә

23-24 август көннәрендә Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан вәкиллеге Австриягә сәфәр кылды. Биредә республика белән Берләшкән Милләтләр Оешмасының сәнәгатьне үстерү идарәсе арасында килешү имзаланды.

Моңардан тыш Татарстан үзендә композит материаллар җитештерү турында Австриянең Fischer Composite ширкәте белән хезмәттәшлек итү теләге турында беркетмә имзалады. Шуның ярдәмендә Казан үзендәге авиаиндустриягә дә ярдәм итмәкче. Соңгы елларда ул заказлар булмаудан интегә. Әле шушы сәфәргә кадәр, дүшәмбедә узган чираттагы бер зур киңәшмәдә Миңнеханов, киләчәк нәкъ менә композит материаллар белән бәйләнгән дип белдерде.

Шулай итеп Татарстанның яңа президенты һаман да үзенең чеп-чи технократ җитәкче булуын раслый. Катлаулы сәяси мәсьәләләргә кагылмый, дөресрәге, алар аның өчен юк дияргә була. Бу аның Forbes журналына биргән әңгәмәсендә дә ачык чагылды.

Инвестрларга гына өметләнү кирәкми

Чит ил инвестицияләрен җәлеп итүгә Миңнеханов зур игътибар бирсә дә, бер бу гына җитәрлек түгел, ди. Русия сәнәгатен үзгәртеп кору өчен бары тик чит ил инвесторларын гына көтеп ятарга кирәкми, дип белдерде ул Forbes-ка. Дәүләт үзе дә эшләргә, акча табып кирәкле корылмаларны төзәргә тиеш. “Әгәр дә без 5 миллиард долларга нефть эшкәртү заводын төзибез икән, бу бит бушка китмиячәк. Соңыннан без аны һичюгы берәр хосусый ширкәткә 10 миллиардка сата алабыз. Әгәр әлегә инвесторлар юк икән, сәнәгатьне үзебезгә үзгәртергә кала. Бер генә реформа да чыгымнарсыз булмый. Иң мөһиме - һәр яклап уйлап эшләргә кирәк”, ди Татарстан президенты.

Хәзер Татарстанда “ТАНЭКО” дигән нефть эшкәртү ширкәте төзелеп ята. Бу шактый зур проект, һәм Миңнеханов аның төзелешен үзе тикшереп тора. “ТАНЭКО” төзелеп беткәч, республика икътисадында күп нәрсә яхшы якка үзгәрәчәк дип көтелә. “Югары хезмәт хаклары булган эш урыннары артачак, Татарстан казнасына салым түләүче зур ширкәт барлыкка киләчәк, бу завод үз тирәсендәге күп кенә кече ширкәтләрне дә эшләтәчәк”, ди Рөстәм Миңнеханов.

Кече бизнеска ярдәм кирәк

“Без еш кына кече бизнеска ярдәм итәбез дибез. Зур түрәләр җыела да, салымны 3%-ка киметә. Әмма бизнес үсми һәм үсмәячәк тә. Чөнки кече бизнесның акчасы да юк, тәҗрибәсе дә юк, хакимият тә аңа киртәләр корып тора", дир зарлана Миңнеханов әңгәмәсендә.

Бизнес үсешенә коррупция дә нык комачаулый. Татарстанда бу тармакта барысы да тәртиптә булмавын президент үзе дә таный. Һәм "Ришвәтчелек белән бергәләп көрәшергә кирәк. Мин генә һәр түрәне тикшерә алмый. Коррупцияне бетерү өчен эшмәкәрнең документ җыю тәртибен җиңеләйтергә кирәк. Ул бер түрәдән икенчесе янына кереп имза җыеп йөрергә тиеш түгел. Бу эшләрне бер урында гына башкару шарт. Ул вакытта ришвәт алу очраклары да кимиячәк”, ди Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, нинди генә проект башласаң да, моның өчен җаваплы кеше булу кирәк. Мәсәлән, “КИП-Мастер” өчен “КамАЗ”, “Идея” технопаркы өчен Николай Никифоров, “Химгард” өчен Рафинат Яруллин җаваплы.

Forbes Татарстанның федерал үзәктән иң күп бурыч алган төбәкләр рәтендә торуын искә ала. Бүген республиканың дәүләткә бурычы 30 миллиард. Рөстәм Миңнеханов бу хәлләрне былтыргы кризис белән бәйли һәм моның куркынычы юк, ди. Икътисадта хәлләр җайланса, без бу бурычны ике елда кайтара алабыз, ди ул.

"Кесәләрне бутамыйм..."

Forbes журналы Миңнехановка шәхси сораулар да бирә. Шуларның берсе: "Сезнең “Ак Барс”, “Татнефть” ширкәтләренең 600 миллион долларлык акцияләрегез бар икән, дөресме?”, дигәне.

Миңнеханов: “Миндә Сез әйткән акчаларның 10%-ты гына булса да яхшы булыр иде. Әмма бу алай түгел. Миндә дә, гаиләмдә дә “Татнефть”нең бер генә акциясе дә юк. Мин үз кесәмне дәүләтнеке белән бутамыйм”, дип җавап бирә.
XS
SM
MD
LG