Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда юллар дөрес салынмый


Әмирхан һәм Ямашев урамнары кисешкән урында юл чишелеше төзелә
Әмирхан һәм Ямашев урамнары кисешкән урында юл чишелеше төзелә

Казан урамнарында бүген юллар, чатлар салына, бөке өстендә бөке. Түрәләр Казанда юллар 30 августка төзеләчәк дип вәгъдә иткән булса да, төзелешләр тәмамланырга ошамаган. Республика төзелеш күзәтү инспекциясе юллар салуда хаталар тапкан. Җитешсезлекләр вакытында төзәтелмәсә, бу чишелеш юллары алар белән файдалана башлаганчы ук, җимерелергә мөмкин.

Казанда хәзер ике зур юл чишелеше төзелә – “Химиклар” сарае янында һәм Ямашев белән Әмирхан урамы кисешкән чатта. Моңа кадәр шәһәрнең иң зур бөкеләре җыелган бу урыннарда төзелештән соң бөкеләр булмаячак дип ышандыралар. Бүгенгә Яңа Савин һәм Мәскәү районы халкы үзәккә бер сәгатькә якын бөкедә утырып кына барып җитә ала.

Ямашев һәм Әмирхан урамнары кисешкән урында юл ике югарылыкта булачак, ди төзүчеләр. Бу төзелешне берничә тапкыр кичектерделәр, ниһаять эшләр кузгалып китте дигәндә генә, республика төзелеш күзәтү инспекциясе юл салуда хаталар тапкан.

“Җитешсезлекләр вакытында төзәтелмәсә, бу чишелеш юллары алар белән файдалана башлаганчы ук, җимерелеп төшәргә мөмкин”, ди юл төзү эшләрен күзәтү бүлеге рәисе Шамил Рәҗәпов.

Шамил Рәҗәпов
“Ямашев һәм Әмирхан урамнары киселешендәге юл чишелеше төзелеше белән гаять катлаулы һәм ул зур җаваплык таләп итә. Әмма төзелештә күп хаталар табылды. Без, аларны төзәтмичә, юлны бетон белән капларга ризалык бирмибез. Безгә күпер авырлыкны күтәрә ала, җимерелмәячәк дигән аңлату кәгазьләре бирелмәде, дәлилләнмәде. Без төзеләчәк юлларның ныклыгына әлегә ышанмыйбыз.
Җәеләчәк асфальт бетоны да киләчәктә уңайсызлыклар китереп чыгарырга мөмкин, чөнки юл өстен саклаучы катлам проектка туры килми, ул киметелгән. Мондый юл өсте катламы озакка чыдамаячак, бозылачак. Шулай ук, әлегә эштә кулланылачак материалларның сыйфаты тикшерелмәгән”, ди республика төзелешне күзәтү инспекциясе хезмәткәре Шамил Рәҗәпов.

Юл төзү эшләрен күзәтү бүлеге рәисе әйтүенчә, юллар салганда хаталар еш очрый. Хәтта халыкка зур уңайсызлыклар китергән очраклар да булган. Шунлыктан, ул юл салучыларны җавапсызлыкта гаепли.

“Декабристлар һәм Ямашев урамнары чатындагы юл төзелеше вакытында, эшчеләр хатасы аркасында, берничә йорт кыш көне җылысыз калды. Җир астындагы торбаларның төгәл урнашуын белүче җиһазлар булуга карамастан, эшчеләр җылылык торбасына зарар китергән иде. Бу - эшчеләрнең җавапсызлыгы”, ди Шамил Рәҗәпов.

Рәҗәпов сүзләренә караганда, Татарстандагы юлларның тиз эштән чыгуының сәбәпләре – беренчедән, эшчеләрнең вазыйфаларына җавапсыз карап, эшне тизрәк тәмамларга ашыгуында; икенчедән, яхшы белгечләр әзерләүче уку йортлары җитмәү; өченчедән – Татарстанда юл төзелешендә куллана торган материаллар үзебездә табылмый, аны чит төбәкләрдән кайтарталар.

Шамил Рәҗәпов сүзләренчә, юллар – ул гомумрусия проблемасы. “Еш кына төзү эшләре башлана, ә аның хәтта проекты да булмый. Русиядә, шулай ук, автор һәм техник күзәтү юк, ягъни төзелеш күзәтү астында алып барылмый”, ди ул.

Казанда юл төзеше аркасында юлларда зур бөкеләр урнаша
Шәһәр халкы бөкеләрдән тиз генә арына алмаячак әле. Шушы ике зур юл чишелешеннән кала, шушы арада тагын ун чишелеш төзелергә тиеш. Шуларның алтысының төзелеше сентябрь-октябрь айларында башланыр дип көтелә.

Казандагы әлеге ике зур чишелешне ел ахырына кадәр салып бетерергә каралган булган. Әмма, белгечләр сүзләренә караганда, кышның бик салкын, ә җәйнең чамадан тыш эссе булуы сәбәпле, Казандагы юл чишелешләрен төзү тагы да озаккарак сузылырга мөмкин. Җитмәсә әле хата белән эшләнгән эшне яңадан төзәтү дә вакыт сорый. Шунлыктан, Казан халкы бөкеләрдән әле тиз генә арына алмаячак. Әлегә җәяүлеләр Ямашев белән Әмирхан урамы кисешкән чатта җир асты юлы ачылуга гына шатлана ала. Анысы 30 августта ачылырга тиеш.
XS
SM
MD
LG