Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сомалида кан кую туктамый


Сомали башкаласы Могадишода көч куллану очраклары арта бара. Бүген булган һөҗүмнәрдә кимендә гади халыктан 7 кеше һәлак булды.

Могадишода хөкүмәт көчләре белән динче сугышчылар арасында булган бәрелештә бер радио җитәкчесе үтерелә.

Кичә Могадишода хакимият бинасына якын бер кунакханәгә булган һөҗүмдә 31 кеше үлгән иде. Үлгәннәр арасында 6 кешенең депутат булуы белдерелде.

Кичәге һөҗүмдә җаваплылыкны әл-Каидәгә бәйле радикаль әш-Шәбаб төркеме үз өстенә алган иде.
XS
SM
MD
LG